Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иң яхшы сәдака - су

Су - табигатьтә иң кадерле нәрсә. Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә Коръән Кәримдә: “Аллаһу Тәгалә һәрнәрсәне сыеклыктан яралтты”, - диде.

“Иң яхшы сәдака - су белән сугару”, - дигән хәдиснең тарихы болай: Сәгыйть исемле бер кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына килә һәм аңа сорау белән мөрәҗәгать итә: “Йә, Пәйгамбәр, әти-әнием исән вакытта мин аларга сәдака кыла идем, аларны тәрбияли идем. Хәзер әнием вафат. Аңа нәрсә белән сәдака кылу хәерлерәк булыр?” Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аңа: “Су белән”, - дип җавап бирә.

Гади кеше бу сүзләрне бер стакан су бирү дип аңлар иде. Ләкин сәхабәләр бик тирән фикер йөрткәннәр. Бу кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) җавабын алгач, үз әнисе хөрмәтенә кое казыта һәм аңа әнисенең исемен куша. Кеше шул коедан су алган саен Сәгыйтьнең анасына һәм аның үзенә дә сәдака, әҗер-саваплар була. Шулай итеп, су бик яхшы сәдака булып тора”, дип язды Габделхак хәзрәт Саматов.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев