Дин һәм тормыш

Хаҗиларыбыз һәм хаҗияләребез кайтты

Быел 17 райондашыбыз хаҗ сәфәрендә булып кайтты. Республика буенча исә 1800 кеше изге җирләргә сәфәр кылган. Безнең районан хаҗга барган иң өлкән кеше - Әсхәт Шакировка 87 яшь, ә аның хатыны Камилә әбигә - 75. Алар изге сәфәрдә ике кызлары белән булганнар. -Аллага шөкер, исән-сау йөреп кайттык. Һава торышының кискен...

Быел 17 райондашыбыз хаҗ сәфәрендә булып кайтты. Республика буенча исә 1800 кеше изге җирләргә сәфәр кылган.


Безнең районан хаҗга барган иң өлкән кеше - Әсхәт Шакировка 87 яшь, ә аның хатыны Камилә әбигә - 75. Алар изге сәфәрдә ике кызлары белән булганнар.

-Аллага шөкер, исән-сау йөреп кайттык. Һава торышының кискен үзгәрүен дә җиңел кичердек, - ди Әсхәт бабай. - Безнең төркемдә бездән олы кеше юк иде. Ә менә яшьләр күп, гаиләләре белән килүчеләр дә шактый.

Районнан быел изге җирләргә барган хаҗи һәм хаҗияләребезнең 12се Чирмешәннән. Кармыштан - 2, Яшәүче, Кара Чишмә һәм Югары Чегодайдан берәр кеше.

-Сәфәребез, юлы белән бергә, 22 көнгә сузылды, - ди район мөхтәсибе, инде дүртенче тапкыр хаҗ сәфәре кылган Минсәгыйрь Миншин.


undefined Дин һәм тормыш

Нет комментариев