Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә өлкәннәрне сөендерделәр

80 яшьлек Миннегөлсем апа Гатауллина авыр чирләп түшәккә ятса да, бер көн калдырмыйча ураза тоткан. -Әнинең хәле бик авыр. Инсульттан соң ул әле бераз йөрде. Аннан соң урынга калды. Гел аркада ята, борыла да алмый, - ди Чирмешәндә яшәүче Мәрьям Рәфыйкова. Лашман авылында гомер иткән, колхозда хезмәт куйган Минегөлсем апа...

80 яшьлек Миннегөлсем апа Гатауллина авыр чирләп түшәккә ятса да, бер көн калдырмыйча ураза тоткан.


-Әнинең хәле бик авыр. Инсульттан соң ул әле бераз йөрде. Аннан соң урынга калды. Гел аркада ята, борыла да алмый, - ди Чирмешәндә яшәүче Мәрьям Рәфыйкова.

Лашман авылында гомер иткән, колхозда хезмәт куйган Минегөлсем апа бүген кызы Мәрьям, кияве Фәйзерахман гаиләсендә яши.

-Әнинең намазны калдырганы юк,дисбесе гел кулында, - ди Мәрьям апа.

Чирмешән мәчете картлары алып килгән күчтәнәчне - азык-төлек пакетын Миннегөлсем апа күз яшьләре белән, рәхмәтләрен укый-укый кабул итте.

-Ел саен шулай, фитра сәдакасыннан кергән акча хисабына, авыр хәлдә калган, физик мөмкинлекләре чикле, район үзәгендә яшәүче якташларыбызга күчтәнәчләр өләшәбез, - ди мәчет карты Гомәр Шарапов. - Шушы көннәрдә генә 10 райондашыбызга, татарларга да, русларга да, өйләренә барып, азык-төлек пакетлары тапшырдык. Кайбер мохтаҗларга акчалата да ярдәм күрсәттек.

Район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин әйтүенчә, башка авыл мәчетләре дә фитра сәдакасыннан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә өлеш чыгаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X