31 март 2020 яңалыклары
-
Чирмешән районында изоляцияләү кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылачак
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында кабул ителгән карарны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Президенты Рөстәм Миннеханов үз-үзеңне изоляцияү кагыйдәләрен бозучы гражданнарга законнарның тагын да кырыслануын искәртте.
-
Чирмешән поликлиникасында авыруларны дежур табиблар гына кабул итә
Диспансерлаштыру һәм профкүзәтү туктатылган.
-
Чирмешәнлеләр коронавирус белән бәйле чикләүләрне аңлап кабул итә
Коронавирус чире таралуны кисәтү максатында, Россия Президенты Указы белән, 28 марттан 5 апрельгә кадәр илебездә эшсез атна, ял атнасы игълан ителде. Йогышлы чир белән бәйле чикләүләр уңаеннан район башкарма комитетының да карары бар. Халыкны, бик мөһим булмаса, өйдән чыгып йөрмәскә, чикләүләрне аңлап кабул итәргә, тәртипле булырга өндиләр. Бу ялларда без кайбер райондашларыбызга телефоннан шалтыратып хәлләрен белештек.
-
Татарстанда карантиндагы халык өчен Ярдәм порталы эшли
Әлеге портал карантинда утырганда вакытны мөмкин кадәр уңайлы үткәрү өчен гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм мәгълүмат белән тәэмин итү максатында булдырылган.
-
Алексей Махлай: Төп закондагы төзәтмә кешеләргә яхшы тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән
Конституциягә төзәтмәләрдә пенсияне мәҗбүри, даими рәвештә индексацияләү, социаль иминият, гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль пособиеләрне индексацияләү кебек социаль гарантияләргә хокук билгеләнәчәк
-
Чирмешән көрәшчесе гармуннар җыя
Район үзәгендә яшәүче якташыбыз гармуннар җыя. Хәзер аның коллекциясендә 20дән артык гармун бар. Шуның өстенә, көрәш остасы, Сабан туйлары хөкемдары буларак та райондашларыбызга билгеле Марат Минтаһир улының сандыклары да дистәләп.
-
Чирмешәндә дә шәһәрара автобус маршрутлары ябыла
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында республикада да катгый чаралар күрелә. Бу уңайдан Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар һичшиксез үтәлергә тиеш.
-
Чирмешән районында өлкәннәрне волонтерлар кайгырта
Өлкән яшьтәгеләрнең авыруга тизрәк бирешүен искә алып, 65 яшьтән өлкәнрәк райондашларга 15 апрельгә кадәр үзләре яшәгән йорттан чыкмаска, кибетләргә, базарга, даруханәләргә, җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр.
-
Чирмешән юлчылары сезонны әйләнгеч юлдан башладылар
“Татавтодор”ның райондагы юл участогының юл ремонтлау техникалары март урталарында ук юллардагы чокырларны томалау (ямочный ремонт) эшенә керештеләр.