Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән көрәшчесе гармуннар җыя

Район үзәгендә яшәүче якташыбыз гармуннар җыя. Хәзер аның коллекциясендә 20дән артык гармун бар. Шуның өстенә, көрәш остасы, Сабан туйлары хөкемдары буларак та райондашларыбызга билгеле Марат Минтаһир улының сандыклары да дистәләп.

Якташыбыз гармуннарны гаражында матур итеп киштәләргә тезеп куйган. Телле уен коралларының күрер күзгә искеләре дә,  буяулары ялтырап торган бик матурлары, “свежийлары” да бар.

- Минем әти, аның сеңелесе дә гармунда уйныйлар. Безнең өйдә гармун гел бар иде. 2 нче класста укыганда мин дә бераз шыгырдата башладым, - ди Марат. -Аннан, үсә төшкәч, “егетләнә” башлагач, моңа бөтенләй кызыгып киттем. Урамда  бүрәнәләр өстендә кызлар белән кич утырулар башланды. Безнең Тынычлык урамында  Ришат Төхвәтуллин, Нияз Гыйләҗев  гармунда яхшы гына уйныйлар иде. Дустым Мөдәррис Латыйпов та оста. Аларга карап тагын да ныграк “кыздым”. Көндез нинди дә булса көй өйрәнеп, кичен шушы уңышлар белән мактаныша идек.

- Димәк, гармуннар җыюың юкка гына түгел икән, адаш?

- Әйе инде, тик, кызганыч,  оныта барабыз әлеге уен коралын. Туйларда, мәҗлесләрдә аның тавышы елдан-ел сирәгрәк яңгырый. Уйнаучылар калмагач, алар кайбер өйләрдә тузан гына җыеп ята. Шуларны туплап, кайберләрен, булдыра алганча, ремонтларга тырышам. Мин тышкы яктан ясасам,  сыбызгыларын, тональностьләрен Антон Семкичев көйләп бирә.


- Үзеңә нинди марка гармуннар ошый?

- “Чайка” дигәнен бик яратам, СССР заманыныкы, аның тавышы, тональностьләре татар көйләренә яхшы туры килә. “Кубань” дә шәп. Ә менә “Беларусь” гармуны рус көйләренә “бата”, дип саныйм.

- Тапталган сорау булса да, кайларда, нинди вакытларда уйнарга яратасың?

- Мин балыкчы. Кемгәдер кызык, сәер тоелыр, анда гармун алып баргалыйм. Аккан елгага карап уйнарга яратам. Тынычландыра. Аннан соң  башка гармуннарга кушылып уйнарга яратам. Мактанып әйтүем түгел, моны зур бәхетем дип саныйм, моңа сәләтем бар. Армиядә элемтә батальонына эләктем. “Слухач” диләр бит, әле бүген дә Морзе әлифбасын  яхшы хәтерлим,  көйләрне тиз эләктереп алам.

- Гармуннар кыйммәт торамы ул?

- 50 меңгә якын. Бер дустыбызның туган көненә җыелышып “Шуйская Чайка” дигәнне алып бирдек. Шуннан беләм.

- Киштәреңдәге гармуннарың ни хәлдә?

- Бер унысы “аякта”, калганнарын ремонтлыйсы бар. Ремонтлый алганнарының бер өлешен гармунчы дусларыма бүләк тә иткәләдем.

- Күрәм, сандыкларың да күп.

- Алар да егермеләп. Бер өлеше умарталыгымда. Анда кәрәзләр саклыйм. Гармуннар да сакларга мөмкин, тузан кунмый.

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев