30 июль 2021 яңалыклары
-
Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрь бәйрәменә кертелгән чикләүләр турында сөйләделәр
Төрле сыйныфлар һәм бигрәк тә мәктәпләр катнашында уртак массакүләм чаралар тыела.
-
Ике айлык бала коронавирустан үлгән
Сабый үпкәсенең 60 проценты инфекциядән зыян күргән, ул бер атна дәвамында ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган хәлдә яткан.
-
Мәктәп укучыларына биреләчәк акчаны кемнәр алалмаячагын әйттеләр
Россия Пенсия фондында 6 яшьтән 17 яшькә кадәр балалары булган ата-аналар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле мәктәптә укуларын дәвам итүче 23 яшькә кадәрге затлар арасыннан кемнәрнең пособиедән мәхрүм калачаклары аңлатылган.
-
Казанкалы якташыбыз көненә биш тапкыр почта тартмасын ачып карый
Казанка авылында яшәүче Леонид Кобылин район газетасы редакциясе “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан”га язылучылар арасында отышлар уйнатуда җиңүчеләрнең берсе булды.
-
Чирмешәннең Совет урамындагы барлык йортларның да ишегалды матурланачак
“Безнең ишегалды” республика программасы буенча район үзәгенең Совет урамындагы моңа кадәр кул тимәгән күпфатирлы йортларның ишегалларын да 2022 елда тәртипкә китерергә планлыйлар.
-
Ялган белешмә сатучыларны нинди җәза көтә?
Ел башыннан бирле илдә коронавирустан вакцинация узу турында ялган сертификатлар сату буенча 1188 сайт һәм интернет-сәхифә ябылган яки юкка чыгарылган. Март аенда прививка «ясату» турында белешмәләр сатучы – 1, апрельдә – 5, майда – 7, июньдә 29 сайт бетерелгән.
-
Чирмешән районында “Әккәрәй” җәмгыяте иң югары уңыш җыя
“ЧИРМЕШӘНАГРО” барлык мәйданның 55 процент өлешеннән, ягъни 1844 гектардан уҗым бодае, борчак, арпа, солы суктырды.
-
Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасында татар телендә газета чыгаралар
“Әкият” балалар бакчасында айга бер тапкыр “Әкияттә кунакта” дигән газета чыгарабыз. Ул татар телендә генә нәшер ителә.
-
Өйдә тәртип булмауның психологик халәткә йогынты ясавын ачыклаганнар
Өйдәге тәртип кешенең психологик халәтенә бик нык йогынты ясарга мөмкин. Психолог Надежда Двоскина “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, фатирның җыештырылмаган булуы борчылу, шомлану, үзеңне кешегә санамау, алҗу, игътибар югалу сәбәбенә әйләнергә мөмкин.