Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең Совет урамындагы барлык йортларның да ишегалды матурланачак

 “Безнең ишегалды” республика программасы буенча район үзәгенең Совет урамындагы моңа кадәр кул тимәгән күпфатирлы йортларның ишегалларын да 2022 елда тәртипкә китерергә планлыйлар.

Бу максатларга бүленәчәк акчаларга йортларга керү юлларын асфальтлап, бордюрлар урнаштыру күздә тотыла, кирәк урыннарга яктырткычлар да куелачак. Шулай ук, кер һәм келәм элү өчен дә урын ясау планлаштырыла.

 2019 елда ТР Президенты фатихасы белән башлап җибәргән масштаблы программа буенча район үзәгендәге байтак күпфатирлы йорт тирәсе тәртипкә китерелде.

-Төзекләндерелгән ишегалларына быел тагын алты йорт өстәлде. Совет урамының 45, 45а, 49, 47, 51 һәм Дзержинский урамындагы 39а йортларының ишегалларында 2021 елга планлаштырылган эш ахырына якынлашып килә, - диде “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Программага кергән йорт аллары шомарды, бордюрлар урнаштырылды, бүген аларда яктырткычлар куела.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев