Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында “Әккәрәй” җәмгыяте иң югары уңыш җыя

    “ЧИРМЕШӘНАГРО” барлык мәйданның 55 процент өлешеннән, ягъни 1844 гектардан уҗым бодае, борчак, арпа, солы суктырды.

    Биредә комбайннар көн саен уртача 150 гектарда эшлиләр. Кызганыч, корылык аркасында, уңыш мактанырлык түгел, гектардан 13,3 центнер гына.

    Реклама

    Район буенча гектар көче 10,6 центнер. Иң югары уңыш “Әккәрәй”дә – 17,9 центнер. “Сөлчә” һәм “БИО АГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятьләрендә дә урак темпы югары. Тулаем район буенча планлаганның 27 процент өлешендә, 12 мең гектарда, комбайннар узган, барысы 12 мең 608 тонна бөртек суктырылган.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: