Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанкалы якташыбыз көненә биш тапкыр почта тартмасын ачып карый

Казанка авылында яшәүче Леонид Кобылин район газетасы редакциясе “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан”га язылучылар арасында отышлар уйнатуда җиңүчеләрнең берсе булды.

Леонид Павлович район газетасын укып кына калмый, элегрәк үзе дә еш кына редакциягә хат юллый иде. Приз артыннан да ул үзе килде.

-Көненә бишәр тапкыр почта тртмасын ачып карыйм, - дип җаваплады ул:”Район газетасын укырга яратасызмы?”-дип сорагач. –Аңа язылмыйча калганым юк. Яңалыкларны тагын кайдан белеп була соң?! Әле күптән түгел генә газета битләрендә үземнең фамилиямне күреп алдым. “Без бу хакта язган идек” дигән рубрикада безнең 55 ел элек борчак суктырганда югары күрсәткечләргә ирешкәнне искә алганнар. Бик кызык булып китте.

Леонид Павлович гомере буе Казанкада яши. Күптән түгел аңа 79 яшь тулган. Ул гомере буе механизатор булып эшләгән, шуңа да, хезмәт кешеләре турында күбрәк языгыз әле, дигән теләген яхшы аңлыйбыз.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев