Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Өйдә тәртип булмауның психологик халәткә йогынты ясавын ачыклаганнар

Өйдәге тәртип кешенең психологик халәтенә бик нык йогынты ясарга мөмкин. Психолог Надежда Двоскина “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, фатирның җыештырылмаган булуы борчылу, шомлану, үзеңне кешегә санамау, алҗу, игътибар югалу сәбәбенә әйләнергә мөмкин.

Белгеч сүзләренә караганда, өйдә тәртип булмау еш кына үзеңне гаепле санауга, юкка чыккан, булдыксыз кеше кебек хис итүгә китерә. Бик күпләр, кеше нәрсә әйтер, дигән эчке бер курку хисе белән яши. “Әйбәт хуҗабикәнең кухнясы һәрвакыт ялтырап торыр”, “мондый дуңгыз абзарында яшәргә ярамый” кебегрәк сүзләр читләрнең фикеренә бәйле булып яшәүчеләрнең уеннан бер чыкмый, ди психолог.

Аның әйтүенчә, “кухнясы ялтырап тормаса”, “дуңгыз абзарында яшәргә” туры килсә, кеше үзен-үзе битәрли, ояла, гаепле хис итә башлый. Ул гына да түгел, үзенең бернигә яраксыз булуы турында фикерләр пәйда була башларга мөмкин, ә аннан соң инде бик нык депрессиягә төшүе дә шунда гына.

Двоскина әйтүенчә, мондый очракларда белгечкә күренүең хәерле, чөнки психолог ярдәменнән башка гына мондый хәлдән чыга алмау куркынычы бар. Шул ук вакытта күңел халәтен яхшыртырдай гади генә әйберләр дә бар. Әйтик, көн саен кечкенә генә бер эш башкарып кую. Бер көнне – китапларны әйбәтләп җыеп, урнаштырырга, икенче көнне – кер машинасына керләрне тутырып юып куярга, өченче көнне – идәннәрне тузан суырткыч белән чистартып алырга мөмкин. Моннан тыш белгеч өй җыештыруны зур көч һәм игътибар таләп итмәгән юк-бар гына эшкә әйләндерергә киңәш итә.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев