Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ике айлык бала коронавирустан үлгән

Сабый үпкәсенең 60 проценты инфекциядән зыян күргән, ул бер атна дәвамында ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган хәлдә яткан.

Новосибирскида ике айлык кызчык коронавирустан вафат булган. Нарасыйны 3нче шәһәр балалар клиник хастаханәсе табиблары күпме генә тырышсалар да, коткарып кала алмаган. Әнисе әйтүенчә, нәнине үпкәсенең 60 проценты инфекциядән зарарланган хәлдә хастаханәгә салганнар.


Кайгыга дучар булган ана социаль челтәрләрдә сабыеның үләр алдыннан ИВЛда ятуы турында язган. Табиблар баланың ике як үпкәсенең дә ялкынсынуын ачыклаган.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы да нарасыйның үлүен раслаган. Шул ук вакытта кызчыкның тәгаен үлеме сәбәбен паталогоанатомик экспертиза нигезендә (45 көнгә сузылырга мөмкин) билгеләнәчәге әйтелгән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев