Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрь бәйрәменә кертелгән чикләүләр турында сөйләделәр

Төрле сыйныфлар һәм бигрәк тә мәктәпләр катнашында уртак массакүләм чаралар тыела.

Татарстанда белем көнендә мәктәп линейкалары һәр сыйныф өчен аерым ачык һавада узачак. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы яза.

Төрле сыйныфлар һәм бигрәк тә мәктәпләр катнашында уртак массакүләм чаралар тыела.

«Роспотребнадзорның таләпләре узган елгыга охшаш. Бу - 1 сентябрьдә ачык һавада сыйныфлар яисә параллельләр буенча бәйрәм чаралары уздыру. Ата-аналар шәхси саклану чараларын кулланырга тиеш», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.

Миләүшә Җамалиева яңа уку елында респиратор авырулар билгеләре булган затларны ачыклау һәм мәктәпкә кертмәү өчен «иртәнге фильтр» эшләвен дәвам итәчәген өстәде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавируска каршы вакцинация ясатмаган ата-аналар өчен мәктәпкә линейкага килүгә чикләүләр юк.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев