Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ялган белешмә сатучыларны нинди җәза көтә?

Ел башыннан бирле илдә коронавирустан вакцинация узу турында ялган сертификатлар сату буенча 1188 сайт һәм интернет-сәхифә ябылган яки юкка чыгарылган. Март аенда прививка «ясату» турында белешмәләр сатучы – 1, апрельдә – 5, майда – 7, июньдә 29 сайт бетерелгән.

Июль аенда шундый 1146 сайт ачыкланган. Аларның барысы да юкка чыгарылган.
Исегезгә төшерәбез: июль башында Татарстанда яшәүчеләр коронавирустан вакцинация узу турында ялган сертификат сатып алган өчен җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималы турында кисәтелде. Шул ук вакытта Казанның консультация-диагностика үзәгендә эшләүче 21 яшьлек кыз COVID-19 инфекциясеннән прививка «ясату» турында ялган белешмәләр сатуда шикләнеп тоткарланды.

Сүз уңаеннан, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары 0,22 процентка арткан. Бу – Россиядә иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Мәскәүдә һәм Орел өлкәсендә дә шундый ук күрсәткеч теркәлгән. Республикада соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус табылган. Татарстанда COVID-19 инфекциясен йоктыруның барлыгы 23 823 очрагы теркәлгән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев