28 август 2020 яңалыклары
-
Чирмешәннән биш бала әнисенә “Ана даны – Материнская слава” медале тапшырдылар
Чирмешәндә яшәүче Ирина һәм Сергей Исмендеевлар, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре өчен оештырылган, тантаналы кабул итүдә катнаштылар.
-
Чирмешәндә алдагы бәйрәмнәрдә уяулык хакында сөйләштеләр
Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында “Республика көне”, “Белем бәйрәме” һәм 11-13 сентябрьдә узачак бердәм сайлаулар уңаеннан иминлек чаралары турында җитди сөйләшү булды.
-
Чирмешәндә Республика көне уңаеннан бәйрәм була
29 августта район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырыла.
-
Чирмешән укытучылары үткән елга йомгак ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр
Быел Чирмешән укытучыларының август киңәшмәсе “Чирмешән муниципаль районының максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча мәгариф системасын үстерүдә төп юнәлешләр” дигән темага багышланган иде.
-
«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады
Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк.
-
Чирмешәндә ятим балалар өчен тагын ике йорт файдалануга тапшырылды
Чирмешәндә янә ике ятимгә дәүләт ярдәме белән төзелгән торак йорт ачкычлары тапшырылды. Республика көне алдыннан бу вакыйганы аерым бер бәйрәм сыман билгеләп үттеләр.
-
Чирмешән районының Иске Котыш авылында 1974 елда төзелгән мәдәният йортын яңарттылар
Бар да яңа монда хәзер. 46 еллык бинаны капиталь ремонттан соң танымассың да! Быелның гыйнвар башында башланган төзекләндерү эшләрен тәмам дияргә мөмкин. Бинаны тиздән ачарга ниятлиләр.
-
«Тәртип» тапшыруларын Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында тыңларга мөмкин
Аның өчен радиоалгычларны Чаллыда 90,2 FM ешлыгына көйләргә кирәк.
-
Йокысызлыктан интегәсезме?
Йокысызлыктан интеккәндә гади генә үләннәр дә ярдәмгә килә ала.