26 август 2021 яңалыклары
-
Кавын-карбызны ничек сайларга?
Җәй җитүгә үк, базарлар һәм кибетләрдә карбыз сата башлыйлар. Әмма күпләр иртә өлгергән җиләкне (әйе, фән күзлегеннән караганда, дөньядагы иң зур җиләк ул) алып ашарга шикләнә. Нитратсыз үстерелгән карбыз-кавыннар август башларында гына өлгереп җитәргә тиеш, дип саный алар. Карбыз-кавынны ничек сайларга? Аны кайдан сатып алырга? Без шушы сорауларга җавап табу өчен «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» оешмасының туклану гигиенасы һәм балалар һәм үсмерләр гигиенасы бүлеге мөдире Ренат Әсгат улы Мусинга мөрәҗәгать иттек.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #37/ "Ю" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
"Больничный" яңача түләнәчәк
1 сентябрьдән 8 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр "больничный"ны яңача ала башлаячак.
-
Чирмешәндә уңай үзгәрешләрне күреп торабыз
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, районга килгәч, кайбер социаль объектларда да булды.
-
Чирмешәнлеләр Дәүләт Думасы депутаты белән очрашты
Укытучыларның август конференциясендә катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов чирмешәнлеләрнең сорауларын һәм теләкләрен тыңларга да вакыт тапты.
-
Чирмешән кешесенең 80 мең сумга якын акчасын урлаганнар
Билгесез адәм Чирмешән кешесенең банк картасыннан 79 мең сум акчасын урлаган. Әлеге фактны полиция хезмәткәрләре тикшерә.
-
Сихәте ягыннан бер генә җиләк тә сырганакны уздыра алмый
Җәй ахыры-көз башында өлгерә. Бу җиләкнең организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый. Сырганакны җыю – җиңел эш түгел. Ник дигәндә, аның барлык ботаклары вак кына энәләр белән капланган, җиләкләре дә вак. Шуңа күрә кайберәүләр җиләкләрне ботакларын кисеп алып җыю ягын карый.
-
Чирмешән урманчыларының балаларына бүләкләр җибәргәннәр
Чирмешән урманчыларының беренче сыйныфка баручы балалары көтелмәгән бүләккә ия булды. Аларга Казаннан уку кирәк-яраклары җибәргәннәр.
-
Чирмешәндә мәктәп ярминкәсе үтте
Чирмешәндә, елдагыча, традицион көзге мәктәп ярминкәсе узды. Анда районның барлык мәктәпләре дә катнашты диярлек. Әлеге коллективлар үз бакчаларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, алардан кышкылыкка әзерләнгән ризыклар алып килгәннәр.
-
Ялдан чыканнан соң җиңел генә эшкә керешү серен ачтылар
Ялдан соң халыкның 40 процентына эшкә керешү авыр. Моның өчен атна башында түгел, уртасында эшкә чыгу яхшырак.