Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кавын-карбызны ничек сайларга?

Җәй җитүгә үк, базарлар һәм кибетләрдә карбыз сата башлыйлар. Әмма күпләр иртә өлгергән җиләкне (әйе, фән күзлегеннән караганда, дөньядагы иң зур җиләк ул) алып ашарга шикләнә. Нитратсыз үстерелгән карбыз-кавыннар август башларында гына өлгереп җитәргә тиеш, дип саный алар. Карбыз-кавынны ничек сайларга? Аны кайдан сатып алырга? Без шушы сорауларга җавап табу өчен «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» оешмасының туклану гигиенасы һәм балалар һәм үсмерләр гигиенасы бүлеге мөдире Ренат Әсгат улы Мусинга мөрәҗәгать иттек.

– Ренат Әсгатович, август аена кадәр өлгергән карбыз-кавыннарны шикләнмичә ашарга ярыймы?

– Июнь башында ук сатыла торган карбызга шикләнеп карарга кирәкми. Иң мөһиме – аның өлгергән булуы. Буй-буй сызыклары ачык беленеп, ялтырап торса, мондый сызыклары күп,  койрыгы кипшергән (яшел икән – димәк, аны вакытыннан алда өзгәннәр) һәм кырыенда зур саргылт тап булса, өлгергән дигән сүз. Беренче карбызлар Азәрбайҗаннан китерелә. Бездә җәй башы булса, июнь – аларда карбызның нәкъ өлгергән чагы.  Июльдә исә Әстерхан һәм Казахстанда үстерелгән карбызлар сатуга чыга. Август башында да шушы карбызларны ашыйбыз. Ә инде соңыннан – көзгә таба шикәрләнеп торган Волгоград карбызлары – «Холодок» сорты җитешә. Болары октябрьгә кадәр базарлар һәм кибет киштәләреннән төшми.

– Карбыз-кавынны юл кырыенда сатучылардан алырга ярамый, диләр. Әмма барыбер җәй буе юл чатлары карбыз-кавын сатучылардан өзелми…

– Юл кырыенда сатучылардан алырга киңәш итмибез. Чөнки машина төтенендәге авыр металларның карбыз-кавыннарга сеңү куркынычы зур. Дөрес, 2003 елда кургашлы бензин куллану тыелды-тыелуын. Хәзер машина төтенендә авыр металлар – юк дәрәҗәсендә. Шулай да юл-юл инде, тузаны, пычрагы дигәндәй… Аннан килеп, мондый сатучыларның  товар документлары да булмаска мөмкин. Карбызны юл кырыеннан сатып алырга уйласагыз, иң элек рөхсәт кәгазьләрен сорагыз. Сатучы «сертификат соответствия» яки «декларация о соответствии» дигән документлар күрсәтергә тиеш. Документларда товарны китерүче яки сатучының адресы, телефоны күрсәтелгән, болар имзасы һәм мөһере белән расланган булырга тиеш. Сатучының рөхсәт кәгазенә ия булмавы товарның тиешле тикшерү аша узмавын аңлата.

– Карбыз-кавынның сыйфатыннан зарланып, сезнең үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр күпме? Лаборатория анализлары нәрсә күрсәтә?

– Әйе, бигрәк тә август аенда мондый мөрәҗәгатьләр ишәя. Аеруча юл кырыенда сатучыларга карата  шикаятьләр бермә-бер арта. Мондый очракларда, без сату ноктасына барып, рөхсәт кәгазьләрен тикшергәннән соң, авыр металлар, пестицидлар һәм нитратларның күпме булуын лаборатория шартларында ачыклау өчен, карбыз-кавынга тикшерү уздырабыз. Әйтик, нитратлар күләме килосына 60 мг күрсәткеченнән артмаска тиеш. Дөресен әйтим, узган елда санитария таләпләренә туры килмәгән карбыз яки кавынга юлыкканыбыз булмады. Быел да нормадан тайпылышларның теркәлгәне юк әле.

– Базарда яки кибетләрдә 6–8 килолы карбызларны да, «әзмәвердәйләрен» – 17–20 килолыларын да очратырга мөмкин. Сезнеңчә, кайсы әйбәтрәк: зурысымы, әллә кечерәгеме?

– Иң әйбәте – уртача зурлыктагы, 9–10 килолы карбызлар. Бик зурлары үзләренә пестицидлар сеңдергән булырга мөмкин.

Бу урында тагын бер әйбергә тукталып үтәсем килә. Сатучыларның карбызларны «ачып» күрсәтү гадәте бар: үзәгенә кадәр пычак белән кисеп, «пирамида» ясыйлар да шул кисәкне тартып чыгаралар. Эче нинди, янәсе…  Әмма мондый карбызны алып ашау бик зур күңелсезлекләр белән төгәлләнергә мөмкин. Сатучының пычагы, куллары яки карбызның тузанлы кабыгы аша инфекция керсә, ашаганнан соң чирләп китүеңне көт тә тор! Карбызны өйдә җылы суда сабынлап юарга һәм, кискәч, суыткычка куеп сакларга кирәк. Киселгән җиләкне саклау вакыты аз – нибары бер тәүлек кенә.

– Хәзер күбебез сәламәтлеккә бик игътибарлы була башлады. Белгечләрнең сүзләренә дә шикләнеп караучыларыбыз бар хәтта. Мондыйлар карбызның нитратлар, пестицидлар белән «мыжгып» тормавын мөстәкыйль рәвештә өйдә ничек белә ала?

– Моның өчен карбызны ярып карау да җитә. Нитраты, пестицидлары күп булганының йомшагы ачык кызыл төстәрәк була, шәмәхәләнеп тора, үзәгеннән кабыгына таба сузылган җепселләре  сары, орлыклары аксыл төстә. Ә «чиста» карбызның йомшагы кызыл, орлыклары коңгырт яки кара төстә, кискән җире ярмаланып, «җемелдәп» тора, ә начар карбызныкы  тип-тигез, ялтырап тора.

– Кавын сайлау буенча да берничә киңәш биреп үтсәгез иде.

– Кавынның карбыз кебек үк, тышы каты, әмма таш кебек түгел, бераз гына йомшаграк булсын. Шулай да бармак белән баскан өлеше эчкә батып кермәскә тиеш. Кавын тапсыз булырга, чатнаган-яньчелгән урыннары булмаска, ялтырап тормаска тиеш. Кулга тотып караганда, үлчәменнән авыррак тоела, хуш исе бөркелеп тора икән, димәк, кавын өлгергән, тәмле, дигән сүз.

Валентина Семенова

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев