Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчыларының балаларына бүләкләр җибәргәннәр

Чирмешән урманчыларының беренче сыйныфка баручы балалары көтелмәгән бүләккә ия булды. Аларга Казаннан уку кирәк-яраклары җибәргәннәр.

Чирмешәннән Руслан һәм Елена Талиповлар өч бала үстерәләр. Быел уртанчылары – Риназ беренче сыйныфка барачак. Әлбәттә, күп балалы әлеге гаиләгә республика Урман хуҗалыгы министрлыгының профсоюз комитеты җибәргән бүләкләр бик ярап куйган.

-Дәфтәрләр, ручка, карандашлар, буяулар, пумалалар, төсле кәгазьләр, пластилин, хәтта дымлы салфеткаларга кадәр куйганнар. Ничек сөенмисең инде моңа?! Дәүләт ике балага биргән 20 мең сумга байтак әйбер, мәктәпкә барырга кием-салым алып өлгергән идек, әле тагын аласы бар. Шуңа күрә бүләк өчен бик рәхмәт, - ди урман хуҗалыгында эшләүче  Елена Талипова.

Быел район урманчыларының өч баласы укырга керәчәк. Риназ кебек,  Чирмешәннән Иван Андреев,  Казанкадан Снежана Юнусова да мондый кирәк-яракларга ия. Аларга бүләкләрне Чирмешән урманчылыгының профсоюз комитеты рәисе Марс Рәхимҗанов тапшырды.

-Яхшы укыгыз, тәртипле булыгыз,  - диде ул.

Сабыйлар Чирмешән урманчылыгы территориясендәге “Урман бүләкләре” кибетен һәм “Лесовичок” питомнигын карадылар, яхшы укырга һәм хәтта урманчы булырга вәгъдә иттеләр.

фото: Регина Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев