Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә мәктәп ярминкәсе үтте

Чирмешәндә, елдагыча, традицион көзге мәктәп ярминкәсе узды. Анда  районның барлык мәктәпләре дә катнашты диярлек. Әлеге коллективлар үз бакчаларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, алардан кышкылыкка әзерләнгән ризыклар  алып килгәннәр.

Шунысы сөендерде, ярминкәнең уртасына ук барлык сәүдә палаткаларында яшелчәләр сатылып бетте диярлек. Корылык һәм эсселек аркасында быел шәхси хуҗалыкларда бакча уңышы мактанырлык түгел, шуңа күрә биредә тәкъдим ителгән товарга ихтыяҗ зур иде, бәяләр дә кибетләрнекеннән шактый арзан бит. Яшелчә, җиләк-җимештән тыш, ярминкәдә төрле эшләнмәләр – мәктәп укучылары чиккән картиналар, бәйләгән, теккән уенчыклар да күрергә мөмкин иде.

Иске Үтәмеш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Латыйпова әйтүенчә, барлык яшелчәләр дә укытучылар һәм мәктәп укучылары көче белән үстерелгән. Укучылар җәйге практика вакытында мәктәп бакчаларында, тәҗрибә участокларында бик теләп эшләгәннәр.

-Коры һава шартларына карамастан, быелгы уңышыбыз сөендерә. Аны сатудан кергән акча мәктәп ихтыяҗлары өчен тотылачак,- диде ул.

фото: автор

Чирмешән мәктәпләре үзләре үстергәнне ярминкәдә күрсәттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев