Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләр Дәүләт Думасы депутаты белән очрашты

Укытучыларның август конференциясендә катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов чирмешәнлеләрнең сорауларын һәм теләкләрен тыңларга да вакыт тапты.

Олег Викторович чирмешәнлеләр белән беренче тапкыр гына күрешми. Ул җирле проблемаларны яхшы белә. Үзе үк әйтүенчә, башка авыл районнарында да, нигездә, шул ук мәсьәләләрне күтәрәләр. Район мәдәният йорты каршында урнашкан депутатның мобиль кабул итү пунктына мөрәҗәгать иткән Ивашкино һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре башлыкларын авыл эчләрендәге юлларның начар хәлдә булулары борчый. Әлеге проблема федераль дәрәҗәдә чишелеш табылмасмы икән, диделәр якташларыбыз.

Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Самат Хәйруллин да бик күпләргә кагылышлы мәсьәләне күтәрде - районда чүп-чарны җыючы төбәк операторы хуҗасыз яисә хуҗалары җәй айларында гына кайтып торучы йортлар адресына да счет-фактуралар җибәрә. Әлеге проблема да хәл итүне сорый.

Олег Викторович кабул итүгә килгән башка чирмешәнлеләрне дә игътибар  белән тыңлады, мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдырмаска ышандырды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев