Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән кешесенең 80 мең сумга якын акчасын урлаганнар

Билгесез адәм Чирмешән кешесенең банк картасыннан 79 мең сум акчасын урлаган. Әлеге фактны полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Гомумән, 19-25 августта район полиция бүлегенең кизү частенда 36 хәбәр кабул иткәннәр. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 17 административ беркетмә төзелгән. Бу чорда бер җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, барысы да матди зыян белән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 81 очрагын ачыклаганнар, ике машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән. 

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев