Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

"Больничный" яңача түләнәчәк

1 сентябрьдән 8 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр "больничный"ны яңача ала башлаячак.

Эш стажы нинди булуга карамастан, алар максималь түләү алачак.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан белдерүләренчә, әлеге яңалык 1,5 миллион әти-әнигә кагыла. Бу түләүләр эш бирүчеләрнең чыгымнары артуга китермәячәк. Акча турыдан-туры социаль страховка фонды бюджетыннан түләнәчәк. Өстәмә документлар җыярга кирәк булмый, акча "больничный"дагы мәгълүматлар нигезендә исәпләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: гомум кагыйдәләр буенча вакытлыча эшкә яраксызлык өчен пособие күләме стажга бәйле. Әгәр дә страховка стажы биш елдан азрак булса, "больничный" уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә түләнә, әмма аена 44 400 сумнан артмый. Стаж 5 елдан 8 елга кадәр икән, пособие уртача хезмәт хакының 80 проценты күләмендә (59 200 сумнан артмый) бирелә. Страховка стажы 8 ел һәм аннан күбрәк булганда, 100 процентка тигезләшә (74 001 сумнан артмаска тиеш).

Хәзер исә кечкенә балалары булганнарга стажның күпме булуы түләүгә бәйле түгел. Аны әти-әнинең хезмәт хакын карап исәпләячәкләр. Соңгы ике елдагы керемне бергә кушып, шул сумманы 730га (ике елдагы көннәр күләме) бүләсе була”, – дип аңлата белгечләр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев