Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ялдан чыканнан соң җиңел генә эшкә керешү серен ачтылар

Ялдан соң халыкның 40 процентына эшкә керешү авыр. Моның өчен атна башында түгел, уртасында эшкә чыгу яхшырак.

Һәрхәлдә, мондый мөмкинлек булса, әлбәттә. Бу вакытта атна озын булып тоелмаячак. Татарстан халкына, туры эфир вакытында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш белгече Люция Фәйсханова әнә шулай диде.

Ялдан соң бигрәк тә җаваплы урыннарда эшләүчеләр, табиблар, укытучылар авырлык кичерә. Әгәр кеше чит илдә ял иткән икән, андыйларга икенче көнне үк эшкә чыгарга киңәш ителми. Ни өчен дигәндә, организм климатка яраклашсын өчен, берничә көн кирәк.

– Ялга китәр алдыннан күп нәрсәне эшләп куярга кирәк. Бу вакытта, тау кадәр эш көтә, дигән хафалану булмаячак. Ялдан соң беренче көннәрендә артык күп эшләү киңәш ителми, – диде Люция Фәйсханова.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев