21 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кияү белән кәләш начар фотолар өчен туй фотографын судка биргән
Уфада яшәүче яшь пар туй фотографын судка биргән. 13 меңен үз хезмәте өчен алган фотограф эшенең сыйфаты һәм туй көнен истәлеккә калдыру мизгелләренең композициясе турында уйлап, мәшәкатьләнеп баш ватмаган. Тормышындагы иң бәхетле көненең шулай истәлеккә калдырылуын Юлия Мясина күз яшьләрсез генә сөйли дә алмый, чөнки тиздән туганнары килергә тиеш. Алар,...
-
ГТО нормалары турында ишетмәгән россиялеләр дә бар
Билгеле булганча, соңгы бер-ике елда Россиядә ГТО нормалары ("Хезмәт һәм оборонага әзер") аеруча популярлашты. Шулай да, илдә әлеге билгеләмәнең нәрсә аңлатканлыгын белмәүчеләр дә бар икән әле. Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1600 кеше катнашкан. Алар халыктан ГТО нормалары турында сораштырган. Бактың исә,...
-
Чирмешән районы муниципаль хезмәткәрләре тиз йөзгәннәр, оста йөргәннәр
Республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасыннан унөч авыл районы арасында безнең команда алтынчы урын яулап кайтты. Ә менә йөзүдә чирмешәнлеләр - беренче. Якташларыбыз шахматта - икенче, волейболда өченче призлы урыннарга чыкканнар. Йөзүдә район мәгариф бүлеге хезмәткәре Флера Рәхимҗанова көндәшләрен нык артта калдырып, эстафетаны Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншинга тапшырган. Икенче йөзүче...
-
Чирмешән районында террорчылыкка урын юк
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре тирәсендә халык уңайсызлыклар кичермәскә тиеш. Бу көннәрдә җитәкчеләргә, аерым хезмәтләргә аеруча җаваплы, уяу булырга кирәк. Озын ялларда кешеләр аеруча күп җыела торган урыннарда дежурлык оештыру, керү-чыгу режимын көчәйтү, контроль мөһим. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында полиция, янгын сагы һәм башка кайбер, халык тәэминаты оешмалары,...
-
Чирмешәндә Чыршы бәйрәмнәре бәла-казасыз узсын
Үзләрендә Чыршы бәйрәмнәре уздырырга теләүче оешма, учреждение җитәкчеләре янгын күзәтчелеге белгечләреннән алдан ук рөхсәт алырга тиешләр. Яңа ел чаралары вакытында объектта янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше, дежурныйлар да билгеләү зарур. Бәйрәмнәрне матур чыршы янында үткәрү күңелле инде анысы. Әмма саклык, уяулык хакында онытмау мөһим. Әйтик, чыршыларны кәгазь уенчыклар, мамык белән...
-
Яңа елдан чирмешәнлеләр штрафның яртысын гына да түли ала
2016нчы елның 1 январеннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процент ташлама ясалачак. Ташламалы вакыт нибары өч атнага якын. Юлда кагыйдә бозулар камераларга төшерелгән һәм ияләренә җибәрелгән "штраф хатлары"ның түләү вакыты тагын да чикләнә. Почта аша килеп җиткәнче дә шактый вакыт үтәргә мөмкин. -Шуңа да...
-
Чирмешән районында каракларның ит ашыйсылары килгән
01Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәрне 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан җиткерделәр. 02 "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 14нән 21 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында 42 гариза һәм хәбәр кергән. Түбән Кармалка-Туймәт юлында ике КамАЗ бәрелешкән. Кешеләргә зыян килмәгән. Ә Кузай-Нурлат юлының Иске Котыш янындагы өлешендә Түбән Кама районыннан килә торган "Форд"...
-
Чирмешән районы авылларында юллар чистартылырмы?
Быелгы кыш тулысынча хуҗа булып китә алмый әле. Дөрес, өстәп-өстәп кар ява үзе. Халыкка да кар көрәкләре белән селтәнгәләп, физкультура ясарга җае чыгып тора. Кар-бураннар әлләни котырмаганлыктан, авыл урамнары юллары такыр әлегә. Әмма алда январь, февраль бураннары бар. Авылларда урам юлларын кардан кемнәр, ничек чистарта? Бу хакта кайбер җитәкчеләрдән белештек....