Быелгы кыш тулысынча хуҗа булып китә алмый әле. Дөрес, өстәп-өстәп кар ява үзе. Халыкка да кар көрәкләре белән селтәнгәләп, физкультура ясарга җае чыгып тора. Кар-бураннар әлләни котырмаганлыктан, авыл урамнары юллары такыр әлегә. Әмма алда январь, февраль бураннары бар. Авылларда урам юлларын кардан кемнәр, ничек чистарта? Бу хакта кайбер җитәкчеләрдән белештек....
Быелгы кыш тулысынча хуҗа булып китә алмый әле. Дөрес, өстәп-өстәп кар ява үзе. Халыкка да кар көрәкләре белән селтәнгәләп, физкультура ясарга җае чыгып тора. Кар-бураннар әлләни котырмаганлыктан, авыл урамнары юллары такыр әлегә. Әмма алда январь, февраль бураннары бар. Авылларда урам юлларын кардан кемнәр, ничек чистарта? Бу хакта кайбер җитәкчеләрдән белештек.
Светлана Ганиева (Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе): - Безнең авыл җирлегенә район үзәге, Түбән Чегодай, Казанка, Кече Чегодай авыллары, Кирпеч заводы поселогы керә. Урамнарның озынлыгы, тыкрыкларын да санап, барлыгы 65 километрга җыела. Аларны "Татнефтедор" җәмгыятенең район участогы чистарта. Бу көннәрдә район үзәге юллары киңәйтелә. Әлегә юлчылар өлгереп бара, дөрес, быел кар да күп булмады.
Рәвхать Фәттахов (Лашман авыл җирлеге башлыгы): - Авыл җирлегенең төрткечле үз МТЗ тракторы бар. Аны Әмирдән Фәрит Бадаев эшләтә. Оста механизатор ике авыл урамнарын да карап, чистартып тора. Әүвәл социаль объект биналарын - мәктәп, балалар бакчалары юлларын ачабыз. Әлегә кар аз булганлыктан, моңа каралган акчабыз җитә. Бураннар ешка китсә, аннан-моннан ярдәм сорарга да туры килгәли.
Юрий Зубов (Шешминка авыл җирлеге башлыгы): - Кышын урам юлларын чистартырга "частник" белән килешү төзедек. Геннадий Петряковның ике тракторы - ДТ-75 һәм МТЗ сы бар. Быел Шешминка, Андреевка, Нагай, Павловка урамнарын ул чистартачак. Җаваплы кеше, бу яктан проблема булмастыр дип уйлыйбыз. Финанслау җитәрме, моны кыш күрсәтә инде, кайбер елларны ай буе кар яумаска мөмкин, ә кайвакыт тракторга берничә атна рәттән эш була. Ягулык арзан түгел бит.
Гөлфәния Гайнанова (Бәркәтә авыл җирлеге): - Авылда биш урам, тыкрыклары белән 16 километрлап ара килеп чыга. Без быел да, гадәттәгечә, авылдашыбыз Әкрәм Әхмәтҗанов белән килешү төзедек. Урамнарны кардан ул чистарттыра. Өстәвенә, быел көзге якта үзебезнең авыл җирлегенә грант буенча МТЗ тракторы алдык, аның төрткече бар. Бураннарга китсә дә, җиңдерә алырбыз дип уйлыйм. Әлбәттә, кар артык күп яуса, бюджетта каралган акчаны җиткерүе кыен. Кышның беренче яртысында алай кар күп булмады әле. Ә урам юлларын һәрвакыт чиста тотарга кирәк, чөнки дөнья хәлен белмәссең, аның бит авырып китүчесе бар, янгын-мазар да булырга мөмкин, Алла сакласын!
Мингәрәй Әминов (Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы): - Былтыр да, быел да авылдашыбыз Рөстәм Мәгъсүмов белән килешү төзедек. Аның МТЗ тракторы бар, безгә ул булыша. Кызыл Чишмәдә бер генә урам булса да, кышын аны кардан чистарту - ел да проблема. Көчле бураннарга китеп, тыкрыкларны шыплап тутырса, бу эштә нефтьчеләр булышкалый.
Ринат Сибгатуллин (Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы): -Түбән һәм Югары Кармалкада, Чумачкада урамнарны кардан чистартып торырга Әкрәм Әхмәтҗанов белән килештек. Ул Т-150 тракторы белән эшли, өч авылга да өлгерә. Рәхмәт, кайвакыт исәп-хисап соңарса да, урамнардан вакытында узалар. Эш булганда, бер сәгатенә 1 мең сум исәбеннән түлибез. Әлбәттә, кар күп яуган елны акчаны җиткерү кыенрак. Дөрес, андый вакытларда нефтьчеләр дә булыша, быел да ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр.
Нет комментариев