Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында каракларның ит ашыйсылары килгән

01Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәрне 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан җиткерделәр. 02 "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 14нән 21 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында 42 гариза һәм хәбәр кергән. Түбән Кармалка-Туймәт юлында ике КамАЗ бәрелешкән. Кешеләргә зыян килмәгән. Ә Кузай-Нурлат юлының Иске Котыш янындагы өлешендә Түбән Кама районыннан килә торган "Форд"...

01Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәрне 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан җиткерделәр.

02 "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 14нән 21 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында 42 гариза һәм хәбәр кергән.
Түбән Кармалка-Туймәт юлында ике КамАЗ бәрелешкән. Кешеләргә зыян килмәгән. Ә Кузай-Нурлат юлының Иске Котыш янындагы өлешендә Түбән Кама районыннан килә торган "Форд" машинасы юл кырыена төшеп ауган. Пассажир хатын-кыз тән җәрәхәтләре алган.
Бәркәтә кешесенең банк карточкасыннан 22680 сум акча урлаганнар.
Түбән Кәминкәдә берәүнең өй верандасыннан 65 кило сыер ите алып чыкканнар.
Чирмешәндә яшәүче ир-атның КамАЗ машинасыннан билгесез кешеләр автомагнитола, рация һәм башка әйберләр урлап, 44 мең сумлык зыян салганнар.
Алкоголь продукциясен законсыз төстә саткан өчен өч кеше җаваплылыкка тартылган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 71, участок инспекторлары 8 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20-24 чакырту кергән. Фельдшер Галина Калмыкова әйтүенчә, күбрәк хроник авыручыларга ярдәм күрсәтергә туры килгән, ОРВИ белән чирләүчеләр, көнкүрештә җәрәхәт алучылар да бар.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 25 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы акча урлаган ит урлаган Карак