Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 14 декабрь 2017 яңалыклары

    • 14 декабрь 2017 - 16:30
      Банан пирогы (рецепт)
      Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән банан пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Банан пирогы өчен: 100 г атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очы белән тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан. Бананнарны чистартып...
      1845
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 15:00
      Чирмешән эшкуарлары янына “Бизнес-десант” командасы килде
      Районның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзәк ашханәдә "Бизнес-десант" командасы белән очрашты. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы инде өченче ел, районнарга чыгып, эшмәкәрләр белән шундый очрашулар оештыра. -Безнең дүрт "Бизнес-десант" командасы эшли. Алабуга, Яр Чаллы, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында булдык та, - ди команданың спикеры Әлфия Җаббарова. - Әлеге чараның...
      3607
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 13:00
      Чирмешән район Советы дефицитсыз бюджет кабул итте
      Муниципаль район Советы Уставына, алты статьяга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Советның чираттагы утызынчы утырышында депутатлар бу хакта карар кабул иттеләр. Хәзер Уставның яңа редакциядәге положениеләренә закон тәртибендә дәүләт теркәлүе уздырылачак. Чирмешән муниципаль районының 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджеты да билгеле, утырышта моны карар белән расладылар....
      3543
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 12:40
      Путин: Татарстанны яратам, анда минем дусларым күп
      Ил җитәкчесе матбугат конференциясендә тел мәсьәләсенә ачыклык кертте. (Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә тел мәсьәләсендә кискенлек юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге зур пресс-конференциядә белдерде. "Минемчә, милли мәсьәләдә бернинди кискенлек юк. Телгә кагылышлы сорау - бер генә максатка юнәлгән - Россия Федерациясенең кай җирендә яшәвенә карамастан, балаларның тормышта...
      3447
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 12:30
      Чирмешән мәчетендә мөнәҗәт әйтеп ярышачаклар
      17 декабрьдә, якшәмбе көнне Чирмешән мәчетендә иң оста һәм матур итеп мөнәҗәт әйтүче хатын-кызларны ачыклаячаклар, катнашучыларга яшь чикләүләре юк. Бәйге сәгать 10да башлана. Кадрия Гамирова фотосы
      3512
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 12:15
      Чирмешән Яңа елны каршы ала (ФОТОРЕПОРТАЖ)
      Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
      3591
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 11:00
      Чирмешән егете Татарстаныбызны танытты
      Екатеринбургта узган "Шаг вперед" һөнәри осталык халыкара конкурсының финалында республика данын яклаган Чирмешән егете Рамил Габидуллин беренче урын алган. Җиңүчегә 200 мең сумлык грант һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылган. Якташыбыз җәй көне Мәскәүдә узачак махсус мастер-класска чакыру да алган. Бәйгенең ярымфиналында Россия һәм бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре медицина колледжларының теш техниклары...
      3664
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 09:00
      Туймәттә балалар бакчасына төзүчеләр килде
      Туймәт авылы балалар бакчасына төзүчеләр килде. Осталар әлегә бинаны капиталь ремонт эшләренә әзерлиләр. 1988 елда үз ишекләрен ачкан балалар бакчасын, нефтьчеләр ярдәме белән, тулысынча яңартырга уйлыйлар. Бина эчендә бүлмәләр үзгәртеләчәк, электр, җылылык, су челтәрләре, канализация, түшәм, идән, стеналар тулысынча яңартылачак, ишек, тәрәзәләргә дә заказ бирелгән. 1 декабрьдән балалар бакчага йөрми...
      3451
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 08:30
      Әккәрәй авылында яшәүче Елизавета Васильевага 90 яшь тулды
      Шундый зур юбилей көнендә Елизавета Петровнаны котларга бик күп кунак килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова Россия Президенты исеменнән аңа котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов та әбине гомер бәйрәме белән тәбрикләп, бүләкләр биреп, җылы сүзләр җиткерде....
      3849
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 07:00
      Яшәүчедә Фәрдия Бәдертдиновага багышлап кичә оештырдылар
      Яшәүче авылы мәдәният йортында шул исем астында кичә уздырганнар. Әлеге чараның төп герое - Фәрдия Бәдертдинова, аңа 85 яшь тулган. Фәрдия әбигә Ходай тарафыннан игелеклелек, сабырлык, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар мулдан бирелгән. Әлеге кичәдә, чәй табыны артында аның бу яхшы сыйфатларын искә алганнар, аңа багышлап матур җырлар җырлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр, изге...
      3531
      0
      0
    • 14 декабрь 2017 - 04:33
      Казанда яшүсмер әтисенә һәм әбисенә пычак белән һөҗүм иткән
      Казанда 17 яшьлек Алексеевск аграр көллияте студенты әтисенә һәм әбисенә пычак белән һөҗүм иткән, дип хәбәр итте хокук саклау органнарындагы чыганак //Татар-информ// Алдагы көнне Алексеевск районыннан яшүсмер кунакка килгән. Килеп чыккан низагтан соң студент 51 яшьлек әтисенең күкрәген һәм 81 яшьлек әбисенең йөзен пычак белән яралаган. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә...
      3654
      0
      0
    Реклама