Яшәүчедә Фәрдия Бәдертдиновага багышлап кичә оештырдылар
Яшәүче авылы мәдәният йортында шул исем астында кичә уздырганнар. Әлеге чараның төп герое - Фәрдия Бәдертдинова, аңа 85 яшь тулган. Фәрдия әбигә Ходай тарафыннан игелеклелек, сабырлык, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар мулдан бирелгән. Әлеге кичәдә, чәй табыны артында аның бу яхшы сыйфатларын искә алганнар, аңа багышлап матур җырлар җырлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр, изге...
Яшәүче авылы мәдәният йортында шул исем астында кичә уздырганнар. Әлеге чараның төп герое - Фәрдия Бәдертдинова, аңа 85 яшь тулган.
Фәрдия әбигә Ходай тарафыннан игелеклелек, сабырлык, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар мулдан бирелгән. Әлеге кичәдә, чәй табыны артында аның бу яхшы сыйфатларын искә алганнар, аңа багышлап матур җырлар җырлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр, изге теләкләр ирештергәннәр.
Быел Фәрдия әбигә кайгы да күп килә. Бер елда өч якын кешесен (ирен, иренең сеңлесен, үзенең апасын) югалта, урын өстендә яткан якыннарын тәрбияләп соңгы юлга озата. Бүген ул ялгызы гомер итә.
Наиля Тазиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев