Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Банан пирогы (рецепт)

Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән банан пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Банан пирогы өчен: 100 г атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очы белән тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан. Бананнарны чистартып...

Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән банан пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Банан пирогы өчен: 100 г атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очы белән тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан.

Бананнарны чистартып чәнечке белән изәргә.

Йомшарган майга шикәр салып миксер белән тугларга һәм катнашмага банан измәсен салып яхшылап болгатырга.

Сөт, ванилин, шикәр, тоз салып тагын болгатырга.

Миксер белән туглый-туглый берәмләп йомырка салырга.

Иң ахырда он һәм камыр йомшарткыч салырга.

Әзер камырны майлы табага салып 180-190 градуста 30-40 минут пешерегез.

intertat.tatar фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined рецепт банан пирогы пирог