Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән егете Татарстаныбызны танытты

Екатеринбургта узган "Шаг вперед" һөнәри осталык халыкара конкурсының финалында республика данын яклаган Чирмешән егете Рамил Габидуллин беренче урын алган. Җиңүчегә 200 мең сумлык грант һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылган. Якташыбыз җәй көне Мәскәүдә узачак махсус мастер-класска чакыру да алган. Бәйгенең ярымфиналында Россия һәм бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре медицина колледжларының теш техниклары...

Екатеринбургта узган "Шаг вперед" һөнәри осталык халыкара конкурсының финалында республика данын яклаган Чирмешән егете Рамил Габидуллин беренче урын алган. Җиңүчегә 200 мең сумлык грант һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылган. Якташыбыз җәй көне Мәскәүдә узачак махсус мастер-класска чакыру да алган.


Бәйгенең ярымфиналында Россия һәм бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре медицина колледжларының теш техниклары бүлегендә укучы 32 студент катнашкан. Конкурсант - студентлар теш ясау осталыгын ике көн буе практикада күрсәткәннәр. Финалга узган 16 егет һәм кыз арасында якташыбыз иң остасы булып танылган.

-Дәрәҗәле бу конкурста катнашу һәм җиңеп чыгу минем өчен зур тәҗрибә булды, - ди Рамил Рөстәм улы. - Мондый бәйгеләрдә, олимпиадаларда беренче генә катнашуым булмаса да, Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта БДБ илләреннән дә иң-иңнәр җыелгач бераз дулкынландым.

Рамил - Казан медицина колледжының 3 курсы студенты. Киләсе елда диплом алачак. Якташыбыз сайлаган һөнәре буенча икенче курстан ук эшкә урнашкан, укуына хилафлык китермичә, параллель рәвештә эшли дә. Колледжда тырышып укуы һәм эштә алган тәҗрибәсе шундый зур бәйгедә җиңеп чыгарга ярдәм иткән дә инде.

-Рамил укуын дәвам итәргә, югары белем алырга уйлый, билгеле, эшен дә туктатырга исәбе юк, - ди әнисе Роза улының уңышларына куанып. - Башта эш урынын үзебез эзләгән идек, хәзер төрле клиникалар үзләре чакырып тора.

Якташыбызның башка уңышлары, җиңүләре дә байтак. Ул 2017-2018 елларда Татарстан Республикасында "Яшь һөнәр осталары" (WorldSkills Rossia) төбәк чемпионатында катнашып беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. 2016 елда "Шаг вперед" һөнәри осталык халыкара конкурсының төбәк этабында беренче урын алган булган.

Рамиль Габидуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined