Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә балалар бакчасына төзүчеләр килде

Туймәт авылы балалар бакчасына төзүчеләр килде. Осталар әлегә бинаны капиталь ремонт эшләренә әзерлиләр. 1988 елда үз ишекләрен ачкан балалар бакчасын, нефтьчеләр ярдәме белән, тулысынча яңартырга уйлыйлар. Бина эчендә бүлмәләр үзгәртеләчәк, электр, җылылык, су челтәрләре, канализация, түшәм, идән, стеналар тулысынча яңартылачак, ишек, тәрәзәләргә дә заказ бирелгән. 1 декабрьдән балалар бакчага йөрми...

Туймәт авылы балалар бакчасына төзүчеләр килде. Осталар әлегә бинаны капиталь ремонт эшләренә әзерлиләр.

1988 елда үз ишекләрен ачкан балалар бакчасын, нефтьчеләр ярдәме белән, тулысынча яңартырга уйлыйлар. Бина эчендә бүлмәләр үзгәртеләчәк, электр, җылылык, су челтәрләре, канализация, түшәм, идән, стеналар тулысынча яңартылачак, ишек, тәрәзәләргә дә заказ бирелгән.

1 декабрьдән балалар бакчага йөрми башлаган. Теләүчеләргә, балаларын вакытлыча Бәркәтә һәм Кара Чишмә балалар бакчаларына йөртергә тәкъдим иткәннәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined