Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әккәрәй авылында яшәүче Елизавета Васильевага 90 яшь тулды

    Шундый зур юбилей көнендә Елизавета Петровнаны котларга бик күп кунак килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова Россия Президенты исеменнән аңа котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов та әбине гомер бәйрәме белән тәбрикләп, бүләкләр биреп, җылы сүзләр җиткерде....

    Шундый зур юбилей көнендә Елизавета Петровнаны котларга бик күп кунак килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова Россия Президенты исеменнән аңа котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов та әбине гомер бәйрәме белән тәбрикләп, бүләкләр биреп, җылы сүзләр җиткерде.

    Дөресен әйткәндә, Елизавета Васильева бүләккә дә, игътибарга да мохтаҗ түгел, бөтен уңайлыклары булган җылы өйдә, улы, килене, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә бәхетле гомер кичерә. Бик кадердә генә яшәтәләр үзен.

    -Без туганыбыз Михаилның хатыны Зояга бик рәхмәтле, 24 декабрьдә аның килен булып төшкәненә 29 ел була. Шул гомер алар әни белән уртак тел табып, бик матур яшиләр, -ди Ивашкинода яшәүче әбинең кызы Валентина.

    Сүз уңаеннан, бу йортта Васильевларның оныклары Василий да гаиләсе белән яши, алар ике малай үстерәләр. Янәшәдә генә зур заманча йорт салалар.

    1947нче елны Елизавета Петровна авылдашы Иван Васильевичка тормышка чыга. 1951нче елны аны армиягә алалар, яшь хатыны кайната-кайнана йортында яшәп, өч ел ирен көтә.

    Васильевларның җиде балалары дөньяга килгән, тик аларның икесе озын гомерле булмый.

    Яшь гаилә, бәхет эзләп, Краснодар краены китеп яши, тик читтә озак тормыйлар, туган якларына әйләнеп кайталар. Гомерләре буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Иван Михайлович инде 20 ел элек вафат булган.

    -Әби безне үстерде, эшкә өйрәтте, -ди әбисен туган көне белән котларга килгән оныгы Рая.- Ул җәй дә-кыш та төнге сәгать 2дә торып, без уянганчы мичкә утын ягып, аны уздырып, тәмле камыр ризыклары пешереп куйды. Аның коймаклары, пироглары тел йотарлык була иде. Беркайчан эшсез утырмады, безнең телевизор каршында бәйләмичә утырганга да эче поша иде.

    -Әти белән әни беркайчан да оршышмадылар, бер- берсе белән тыныч кына, тавыш күтәрмичә сөйләшәләр иде,- ди әнисенең юбилеена Самара өлкәсеннән кайткан олы кызы Вера.- Безнең өйдә гел кунак күп булды. Әти-әни кунакчыл, ачык йөзле кешеләр иде. Күрше Кармыш авылында гаилә дуслары яшәде, алар белән гомер буе аралашып яшәделәр. Безнең әни русча бик белми, ә татарча бик яхшы сөйләшә иде.

    Елизавета Петровнаның бүген исәнлеге әллә ни түгел, бүлмәсеннән сирәк чыга, ләкин мин аны бәхетле дип саныйм. Һәркемгә дә тәрбияләп үстергән балаларыннан, аның сыман бары тик игелек күрергә насыйп булсын.

    Автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: