16 октябрь 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте
"Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк", - диде Президент. (Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде. "Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар....
-
Лагерка авылында янгында пешкән ир-атны больницага озатканнар
Лагерка авылындагы янгын хакында 01 хезмәтенә иртәнге 9 тулганда шалтыратып әйтәләр. Гагарин урамының 9нчы йортында чыккан әлеге ут казасында 52 яшьлек ир-ат нык зыян күргән. Күрәмсең, коткаручылар килгәнче, ул утны үзе сүндерергә тырышкан, нәтиҗәдә тәненең күп өлеше пешкән. Бәлага таручы ир-ат бу йортта әти-әнисе белән - өчәү яшиләр. -Янгынның сәбәпләре...
-
Чирмешәнлеләрне кисәтәләр: тилчә безгә дә килергә мөмкин
Октябрь аенда Башкортстанның Туймазы районында мөгезле эре терлекләрдә тилчә (ящур) чире теркәлгән. Тилчә - йогышлы авыру, аны мөгезле эре терлекләр, сарыклар, дуңгызлар йоктыра. Ул кешеләргә дә иярергә мөмкин. Тилчә белән чирләгән терлекләр инфекциянең чыганагы булып тора, алар вирусны әйләнә-тирәгә, нигездә, сөт, селәгәй, бәвел һәм тизәк аша бүлеп чыгара. Чир авыру...
-
Чирмешән районында үләт базыннан профлист урлап киткәннәр
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек. 02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 33 хәбәр кергән, 3 җинаять эше ачылган. Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар, икенчесе - материаль зыян белән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр...
-
Күтәмә авылы укучылары үзләре үстергән белән туклана
Күтәмә урта мәктәбе укучылары әле октябрь аенда да үз теплицаларыннан өзгән кыяр, помидордан салат ашыйлар. Бу яшелчәләрне кышкылыка да җитәрлек тозлап куйганнар, салатлар да ясаганнар. Мәктәп бакчасында үскән бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендерен кышкы саклауга куйганнар, яшелчәләр саклау өчен аларның махсус базлары бар. -Быел 50 сутыйда бәрәңге иктек, уңыш яхшы...
-
Чирмешәндә реклама урнаштыру кагыйдәсен бозучыга штраф салганнар
Үткән атнада район башкарма комитетының административ комиссиясе Туймәт, Утыз Имән, Чирмешән авылларында булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 12 гражданга карата беркетмә төзегән. Экологлар исә Чирмешәндә тиешсез алты урында түгелгән чүплеккә тап булганнар. -Туймәт авылында ике гражданга карата беркетмә төзедек. Төзелеш эшләре күптән тәмамланса да, яннарында, урамда ком, таш калдыклары өелеп ята,...
-
Чирмешәндә дә шахмат уены популярлаша бара
Мәскәүдә үзәк шахмат йорты ачылды. Россия Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков: "Тиздән шахмат уенын мәктәпләрдә дәрес итеп кертәчәкбез. Популяр спорт төре булган шахматны балалар компьютер уеннарына караганда ярата төшсеннәр иде", - дип әйтте. Эше барып чыкса, бу җитди, мөһим адым булачак. Статистика балаларның компьютер белән артык "җенләнеп", үз-үзләренә кул салу...