Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте

"Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк", - диде Президент. (Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде. "Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар....

"Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк", - диде Президент.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде.

"Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар. "Татар радиосы" белән танышабыз, бик матур, яхшы, яшь коллектив. Безгә - татар кешеләренә - барыбызга да үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк. "Татар радиосы" бу эштә зур өлеш кертә. Барыбыз да бергә булсак, без көчле булабыз. Исәнлек-саулык, уңышлар сезгә барыгызга да! Иң зур сәлам шул: исәнлек, тынычлык булсын республикада!" - дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.

Президентның сәламләвеннән соң эфирга Салават Фәтхетдиновның "Мин яратам сине, Татарстан" җыры кушылды.

tatar-inform.tatar

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән районында үләт базыннан профлист урлап киткәннәр

http://nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17745

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Рөстәм Миңнеханов Татар радиосы аша татар кешесе