Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Лагерка авылында янгында пешкән ир-атны больницага озатканнар

Лагерка авылындагы янгын хакында 01 хезмәтенә иртәнге 9 тулганда шалтыратып әйтәләр. Гагарин урамының 9нчы йортында чыккан әлеге ут казасында 52 яшьлек ир-ат нык зыян күргән. Күрәмсең, коткаручылар килгәнче, ул утны үзе сүндерергә тырышкан, нәтиҗәдә тәненең күп өлеше пешкән. Бәлага таручы ир-ат бу йортта әти-әнисе белән - өчәү яшиләр. -Янгынның сәбәпләре...

Лагерка авылындагы янгын хакында 01 хезмәтенә иртәнге 9 тулганда шалтыратып әйтәләр. Гагарин урамының 9нчы йортында чыккан әлеге ут казасында 52 яшьлек ир-ат нык зыян күргән.

Күрәмсең, коткаручылар килгәнче, ул утны үзе сүндерергә тырышкан, нәтиҗәдә тәненең күп өлеше пешкән. Бәлага таручы ир-ат бу йортта әти-әнисе белән - өчәү яшиләр.

-Янгынның сәбәпләре ачыклана. Фаразлар буенча бу - ут белән саксыз эш итү. Янгын "пятистенка" йортның аш бүлмәсенә зыян салган. Авыл халкы булышып, янгын сүндерүчеләр килгәнче аны вакытында сүндереп өлгерәләр, ут башка бүлмәләргә күчәргә өлгерә алмый, - ди районның янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Янгын күзәтчелеге белгечләре ут белән сак булу турында кабат искә төшерә. Электр җиһазларыннан, мичләрне файдаланганда тиешле кагыйдәләрне үтәү зарур. Балаларга күз-колак булырга кирәклеген дә онытмау мөһим.

Безнең сайтта укыгыз:

Мунчадагы хыянәт… [булган хәл]

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17621

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined иратны больницага озатканнар янгында пешкән Лагерка авылында