Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә дә шахмат уены популярлаша бара

Мәскәүдә үзәк шахмат йорты ачылды. Россия Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков: "Тиздән шахмат уенын мәктәпләрдә дәрес итеп кертәчәкбез. Популяр спорт төре булган шахматны балалар компьютер уеннарына караганда ярата төшсеннәр иде", - дип әйтте. Эше барып чыкса, бу җитди, мөһим адым булачак. Статистика балаларның компьютер белән артык "җенләнеп", үз-үзләренә кул салу...

Мәскәүдә үзәк шахмат йорты ачылды. Россия Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков: "Тиздән шахмат уенын мәктәпләрдә дәрес итеп кертәчәкбез. Популяр спорт төре булган шахматны балалар компьютер уеннарына караганда ярата төшсеннәр иде", - дип әйтте. Эше барып чыкса, бу җитди, мөһим адым булачак.

Статистика балаларның компьютер белән артык "җенләнеп", үз-үзләренә кул салу очраклары күпкә артып китүен күрсәтә.

Балаларга дөрес юнәлешле тәрбия биреп, аларны примитив интернет уеннарыннан арындырып, шахмат уены белән кызыксындыру, мавыктыру, белгечләр әйтүе буенча, күпкә яхшы нәтиҗәләр бирүен күрсәтә.

Районыбызда шахмат уены белән кызыксынучы балалар саны елдан-ел арта. "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе шахмат буенча инде унҗиденче тапкыр турнир оештырды. Монысында, соңгысында 62 шахматчы катнашты, күбесе - мәктәп укучылары. Иганәчебез - якташыбыз Фәгыйль Гатиятов истәлек бүләкләре алып, кубок һәм медальләр ясатып кайткан.

Үткән елны җәен Чистай шәһәренең үзәк мәчетендә өлкәннәр арасында зона шахмат ярышлары бик матур үтте.

Февраль аенда күршеләребездә, Аксубайда булдык. Турнирда биш район командасы көч сынашты. Шахмат бәйгесеннән соң, бәйрәм программасы башланып китте. "Киләсе елга тагын килегез!" - дип озатып калдылар.

Һиндстанда V гасыр азагында башланып, "чатуранга" дип аталучы уенны бераздан "шахмат" дип атый башлыйлар. Шахмат сөючеләрнең бөек остазы Рәшит абый Нәҗметдиновның "Шахмат уены" дигән дәреслек китабы шахмат дөньясына яңа гына кереп килүчеләр өчен иң кирәкле китаплардан санала. Хәзер ул басмаларны кибетләрдән табуы кыенлашты. Димәк, шахмат уйнаучылар күбәя, яисә андый китапларны янә бастырырга кирәк.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Безнең сайтта укыгыз:

Кече хатын (булган хәл)

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17703

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар популярлаша бара шахмат уены Чирмешәндә дә