Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне кисәтәләр: тилчә безгә дә килергә мөмкин

Октябрь аенда Башкортстанның Туймазы районында мөгезле эре терлекләрдә тилчә (ящур) чире теркәлгән. Тилчә - йогышлы авыру, аны мөгезле эре терлекләр, сарык­лар, дуңгызлар йоктыра. Ул кешеләргә дә иярергә мөмкин. Тилчә белән чирләгән терлекләр инфекциянең чыганагы булып тора, алар вирусны әйләнә-тирәгә, нигездә, сөт, селәгәй, бәвел һәм тизәк аша бүлеп чыгара. Чир авыру...

Октябрь аенда Башкортстанның Туймазы районында мөгезле эре терлекләрдә тилчә (ящур) чире теркәлгән.

Тилчә - йогышлы авыру, аны мөгезле эре терлекләр, сарык­лар, дуңгызлар йоктыра. Ул кешеләргә дә иярергә мөмкин.

Тилчә белән чирләгән терлекләр инфекциянең чыганагы булып тора, алар вирусны әйләнә-тирәгә, нигездә, сөт, селәгәй, бәвел һәм тизәк аша бүлеп чыгара. Чир авыру терлекләрнең зарарландырылмаган продуктлары, алар алдында торган азык, су һәм эш кораллары аша да йога.

Тилчә - вирус китереп чыгара торган чир, аның иң зур куркынычы шунда - әлеге вируслы авыруны антибиотиклар белән дәвалап булмый. Беренче билгеләре - терлекләрнең аппетиты булмау, температуралары күтәрелү һәм күшәүләре бетү. Чирле малның авызыннан күбекле селәгәй бүленеп чыга. 2-4 көндә телләре, иреннәре, яңаклары, борыннарының лайлалы тышчаларында үтә күренмәле сыеклык белән тулган куыкчыклар барлыкка килә, аннан соң алар тоныклана һәм бу урында җәрәхәтләр күренә.

Тоякларының тиресе зарарланганда хайван аксый башлый, алар күбрәк ятып торалар. Ә йөрәк мускуллары зарарланган терлек кинәт үлә.

Чирле малларны башкалардан аерып дәваларга, ә калганнарына вакцинация ясарга кирәк. Инфекцияне читтән кертмәү хәстәрен күрү - профилактиканың иң ышанычлы юлы. Хуҗалык­лар мал сатып алганда, сатучыдан ветеринария белешмәсе таләп итәргә хокуклы. Безгә Башкортстаннан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән терлекләр, терлекчелек продуктлары, мал азыгы кертү тыела.

Хайваннарда тилчә авыруы билгеләренә тап булганда, район ветеринария хезмәтенә - 2-51-70 телефон номеры буенча шалтыратыгыз.

Рөстәм Мостафин,

район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары.

Безнең сайтта укыгыз:

Дога көче [булган хәл]

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17644

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Чирмешәнлеләрне кисәтәләр тилчә безгә дә килергә мөмкин