15 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр Кач ману төнендә Кече Чегодай янында коеначак
Кач ману коенулары өчен чирмешәнлеләргә быел да Кече Чегодай авылы янында, Чирмешән елгасында махсус бәке ясалачак, җиһазландырылачак.
-
Россия Президенты төбәкләргә бизнес өчен ташлама чыгымнарын компенсацияләргә ышандырды
Региональ бюджетка йөкләнеш аркасында кече бизнеска булышу авыр булган Россия субъектларына бу яхшы ярдәм.
-
Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары каникулларны күңелле үткәрде
Кышкы каникул көннәрен балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив рәвештә үткәрделәр.
-
Чирмешәндәге "Кояшлы" ял лагеренда капиталь ремонт башланырга мөмкин
Чирмешәннең “Кояшлы” ял лагеренда яңа корылмалар төзергә планлаштыралар.
-
Иске Котыш: зур юл ремонт сорый, мәдәният йортына төзүчеләр киләчәк
Төп трассадан Иске Котышка алып керүче төп юл бүген, кар каплагач, шактый шомарган. Әмма яз җитүгә, чокырлар кабат ачылгач, монда йөрүчеләрнең кәефе кырылачак. Нибары бер километр чамасы озынлыктагы бу юл капиталь ремонтка мохтаҗ.
-
Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә булачак
Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы чыгышын Мәскәүдә тыңлый. Чара көндезге уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында уза. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
-
Чирмешән лицее укучылары фән олимпиадаларының муниципаль этабында барысын да уздылар
Ике ай дәвам иткән фән олимпиадаларының муниципаль этабында Чирмешән лицее укучылары иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр- 36 җиңүче һәм 37 призер шул уку йортыннан.
-
Чирмешәнлеләр – икенче: көрәшне күршеләр дәвам итәчәк
“Алтын алка” республика ярышларының 12-13 яшьлек хоккейчылар арасындагы зона уеннарында Чирмешән яшүсмерләре командасы икенче урын яулады.