Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр Кач ману төнендә Кече Чегодай янында коеначак

Кач ману коенулары өчен чирмешәнлеләргә быел да Кече Чегодай авылы янында, Чирмешән елгасында махсус бәке ясалачак, җиһазландырылачак.

-Анда бару юлын атна башында ук кардан чистарттырдык. Изгеләндерелгән бәкегә чумучыларга барлык шартлар тудырыла, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Гомәрова.

19 гыйнварда барлык православныйлар Кач мануны (Крещение) билгеләп үтәчәк. Әлеге бәйрәмдә изгеләндерелгән ачык сулыкларда коену гадәткә кергән. Изгеләндерелгән бәкеләргә чуму 19 гыйнварга каршы төндә сәгать 12 дә башлана.

Кач мануда бәкедә, изге суда коенган кешеләр төрле чирләрдән, гөнаһлардан арына, күңелләре чистара дигән ышану бар.

Надежда Гомәрова әйтүенчә, бәке янында коткаручылар, медицина, полиция хезмәткәрләре  кизү торачак. Теләге булган кешеләргә бары махсус җиһазланган урыннарда гына коенырга киңәш ителә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев