Иске Котыш: зур юл ремонт сорый, мәдәният йортына төзүчеләр киләчәк
Төп трассадан Иске Котышка алып керүче төп юл бүген, кар каплагач, шактый шомарган. Әмма яз җитүгә, чокырлар кабат ачылгач, монда йөрүчеләрнең кәефе кырылачак. Нибары бер километр чамасы озынлыктагы бу юл капиталь ремонтка мохтаҗ.
Иске Котыш авыл җирлегендә узган халык җыенында әлеге юл хакында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин үзе сүз кузгатты. “Ел саен бу проблеманы кузгатабыз, әмма чишелеш юк, - диде ул. –Бәлки аны “Мәктәп автобусы” программасы буенча хәл итеп буладыр. Республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать – хат юлларбыз. Монда үзебезнең, авыл җирлеге средстволары белән генә җиңдереп булмый”.
Ә менә Иске Котыш мәдәният йортын капиталь ремонтлау буенча проблема юк. Бу эшкә быел ук керешмәкчеләр, ул программага кергән.
“Документлар әзерләп, төзеп кенә өлгер, бу өлкәдә, моны барыбыз да күреп тора, күп эшләнде, эшләнәчәк. Республикада кырык программа бар, - диде район башлыгы. –Соңгы биш елда районда нефть чыгару ике тапкыр артып, былтыр 3 миллион тоннага җитте. Авыл хуҗалыгында да хәлләр җайлана, кырларыбызның эшкәртелүе, чәчелүе сөендерә”.
Иске Котыш җирлегендәге 195 йортта 492 кеше яши. Бер елда халык саны егермегә азайган, өч бала туган, 13 кеше үлгән.
Мәктәптә 26 укучы укый, балалар бакчасында 8 бала тәрбияләнә.
Иске Котышта 9 кече ферма бар. Хуҗалыкларда 282 мөгезле эре терлек, шул исәптән 87 сыер да асрала. Мал өстәмә керем чыганагы да бит. Былтыр Надежда Шохина хуҗалыгы, мәсәлән 27тоннага якын сөт сатып, 500 мең сумнан күбрәк акчалы булган.
Биредә инвесторларга – пай җирен арендалаучыларга дәгъвалары юк.
Җирлек авылларында электр линияләрен яңарту, буа ремонты дәвам итә, чисталык өмәләре еш үткәрелә.
-Алда торган төп бурыч – су челтәрләрен яңарту, - ди җирлек башлыгы Александр Митякин. –Проект-смета документларыбыз әзер, аның өчен генә дә 641 мең сум үзсалым акчалары күчердек, экспертиза уздыручыларга да беркадәр средство җибәрдек, калган өлешен былтыр калган, быел җыелачак үзсалым акчалары белән түләячәкбез.
Авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә, аларда район оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре дә катнаша, кайбер сорауларга шунда ук җавап бирәләр. Бу чарада халыкка торак төзү, пенсия тәэминаты, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, дәүләт ярдәме, хокук тәртибе һәм башкалар турында да мәгълүмат җиткерәләр.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев