Чирмешәндәге "Кояшлы" ял лагеренда капиталь ремонт башланырга мөмкин
Безнең районда

Чирмешәндәге "Кояшлы" ял лагеренда капиталь ремонт башланырга мөмкин

Чирмешәннең “Кояшлы” ял лагеренда яңа корылмалар төзергә планлаштыралар.

-Федераль программага кереп, лагерда тагын ике ял корпусы, мунча – кер юу комплексы, хәтта медпункт төзү күздә тотыла, - ди “Кояшлы” директоры Дмитрий Долгополов.

Планлаганнар чынга ашса, якындагы берничә елда “Кояшлы”да ял итү урыннары алтмыштан йөз кырыкка җитәчәк, моннан тыш  150 урынга аерым ашханә, амфитеатр да булачак.

фото: Лилия Саттарова


Нет комментариев