2 июль 2012 яңалыклары
-
Бүләкләр белән кайтты
"Чирмешән АГРО" җәмгыяте сыер савучысы Татьяна Герасимова сыер савучылар арасында Питрәчтә узган республика бәйгесендә иң яшь катнашучы буларак махсус бүләккә лаек булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы Татьянага музыкаль үзәк һәм акчалата премия тапшырды. Т.Герасимова әлеге хуҗалыкта сыер савучы булып өч ел эшли. "Мин үз эшемне яратам,...
-
Җил йомшак урынны эзли
29 июнь көнне Чирмешәндә булган давыл нәтиҗәсендә дистәгә якын йортның түбәсенә зыян килде. Берничә минут эчендә көчле җил үз юлында байтак эз калдырган - Мәктәп, Октябрь, Кояшлы, Кәбиров, Совет, Бакча урамнарында түбәләрнең калаен каерып ташлаган. Тулаем 490 квадрат метр түбәгә зыян килгән. Совет урамындагы күпквартиралы өченче йортның 250 квадрат метр...
-
Теләсә кайда коенмагыз
Агымдагы елның узган чорында Татарстан сулыкларында 51 кеше батып үлгән. ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең видеоконференция режимында үткәрелгән утырышында сүз, нигездә, коену сезонында халыкның иминлеген тәэмин итү турында барды. Бәхетсезлек очракларының күпчелеге су коену тыелган урыннарда теркәлгән. Батып үлүчеләрнең...
-
Быел да җиңүчеләр арасында
Быел Чирмешән лицеен тәмамлаган Энҗе Рәхмәтуллина "Алтын каләм" республика фестиваленнән тагын җиңү яулап кайткан. Узган елны Энҗе "Иң яхшы алып баручы" номинациясендә җиңүче дип танылса, быел "Иң яхшы телепрограмма" номинациясендә призлы урынга чыккан. Аның Чирмешән лицеена америка студентлары килүенә багышланган сюжетына югары бәя биргәннәр. Яшьтән үк журналистика белән кызыксынган якташыбыз...
-
Давылдан килгән зыян капланачак
Агымдагы елның 8 июнендә районыбызда булган җил - давылдан зыян күргән шәхси хуҗалыклар озакламый иминият акчалары алачак. Биредә күчемсез милекләрен "Росгосстрах - Татарстан" ҖЧҖдә иминиятләштергән гражданнар турында сүз бара. Давыл Чирмешән, Шешминка, Иске Үтәмеш, Күтәмә, Лашман, Бәркәтә һәм башка кайбер авылларда йөзгә якын шәхси йортка зыян китергән. "Барлык документлар да...
-
Интернет ярдәмгә килә
Хәзер Интернеттан файдалана алучы һәр кеше моң - зарын югарыда утыручы чиновникларга турыдан - туры җиткерә ала. Моның өчен uslugi.tatar.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегенә кереп, үзеңне борчыган проблема хакында хат калдыра алабыз. Хәбәрне кыска һәм аңлаешлы итеп язарга, фоторәсем дә өстәргә ярый. Тикшерелгәч, заявка җаваплы министрлыкка яисә ведомствога җибәрелә. Урындагы...
-
Белешмәне – электрон формада
Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүне, бу эшне документлаштыруны тизләтергә кирәк. Киләчәктә әле шул участокларда төзеләчәк өйләрне газлаштырасы, электр, су линияләре сузасы, юллар төзисе булачак. Үткән якшәмбе көнне ТР Министрлар кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән видеоконференция барышында бу хакта конкрет сөйләштеләр. Безнең районда күп балалы 82 гаилә (республикада...
-
Хәтер һәм кайгы көне
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көннән соң 71 ел вакыт үткән. Шул уңайдан район үзәгендәге азатлык сугышчысы һәйкәле янында митинг оештырылды. Безнең районнан бу канкойгыч сугышка 19852 кеше китә, шуларның 8534се яу кырында ятып кала. Митингка җыелган халык аларны бер минутлык тынлык белән искә алды. -Бөек...
-
Штрафлар күләме арта
1 июльдән Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексындагы үзгәрешләр гамәлгә керә. Әлеге үзгәрешләр юлда йөрү кагыйдәләренә кагыла, аның нигезендә автомобиль йөртүчеләргә карата таләпләр кырыслана, штрафлар күләме арта. Әйтик, юлның йөри торган өлешендә юл билгеләре яки разметка нигезендә транспорт чарасының туктавын яки басып торуын тыючы таләпләрне үтәмәү 1500 сумга кадәр административ...