1 август 2018 яңалыклары
-
Уфада өч яшьлек кыз бала түбәдән егылган һәм 14 этаж балконы капкачында төн буе утырган
Уфада өч яшьлек кыз бала яңа төзелә торган йортта 40 метрдан да биегрәк балкон капкачында төн уздырган. Әтисе кызын төзелеш мәйданчыгында югалткан булган. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.
-
Үсмер чорда бит тиресен ничек тәрбияләргә?
Яшүсмер һәм җитлегү чорында бит тиресенә аеруча зур игътибар кирәк. Хәзер аның өчен өчен күп төрле мөмкинлекләр бар. Ләкин аларны дөрес куллану зарур. "Туры элемтә"дә косметолог, дермотовенеролог, медицина фәннәре кандидаты Лилия Зәкиева шул хакта сөйләде.
-
Чирмешәндә суүткәргечләрне яңарталар
Җәй төзелеш һәм ремонт өчен уңайлы чор, чирмешәнлеләр дә бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Быел “Чиста су” программасы буенча Чирмешәннең Яурочный, Октябрьская урамнарында һәм Кирпеч заводы поселогында 2 километр 100 метр озынлыгында су линияләре яңартыла.
-
Мөшбикә мәчете 17 августта ачыла
Чирмешәннең Амур ягында 17 августта иртәнге сәгать 10да яңа төзелгән җәмигъ - Мөшбикә мәчете ачылачак.
-
Елан мунча кермәкче булган?
Безнең Иске Сережкино авылыннан урманга кадәр 7 километрдан артыграк ара бар. Шуңа элек авылда еланнар күренгәне булмады. Быелгы җәйгә кадәр...
-
Мәктәп урманчылыклары II слетында Сабаның "Нургали оныклары" командасы җиңү яулады
Барлыгы Татарстандагы 30 мәктәп урманчылыгыннан 200гә якын катнашучы республиканың иң яшь урман белгече исемен яулау өчен көч сынашты.
-
Чирмешәнлеләр, сак булыгыз!
Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең массакүләм матбугат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча белгеч-эксперты Лилия Хәлимова “Татар информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстан приставлары гражданнарны суд приставлары хезмәте исеменнән ялган хатлар җибәрелүе турында кисәтә.
-
2нче август көнне Чирмешәндә ут булмаска мөмкин
Бөгелмә электр челтәрләренең Чирмешәндәге филиалы диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, пәнҗешәмбе көнне, 2нче августта район үзәгендә көндезге 1дән кичке 5кә кадәр электр утын сүндерү ихтималы бар.
-
"Безнең Чирмешән"дә басылган язмага Россиякүләм бәйгедә өченче урын бирделәр
“Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров массакүләм матбугат чараларында патриотик тәрбия темасын иң яхшы яктыртуга “Россия патриоты – 2018” илкүләм бәйгесендә өченче урын яулады, Диплом белән бүләкләнде.
-
21 августта – Корбан гаете
Корбан гаете – хаҗ тәмамлануны белдергән Ислам бәйрәме. Ураза тәмамланып 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә.
-
Чирмешәнлеләргә мәкле үләннәр үстерергә ярамавын аңлаталар
"Мәк" оператив-профилактик операциясе республикабызда өч этапта уздырыла. Аның беренчесе 16 июльдән 25 июльгә кадәр дәвам итте, икенчесе 15 августтан 24 августка кадәр барачак.
-
Чирмешән районы хуҗалыкларында көзге бодай һәм арыш яхшы уңыш бирә
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3600 гектардан, ягъни тиешленең 12 процент өлешеннән бөртек суктырылган.