Чирмешәнлеләргә мәкле үләннәр үстерергә ярамавын аңлаталар
"Мәк" оператив-профилактик операциясе республикабызда өч этапта уздырыла. Аның беренчесе 16 июльдән 25 июльгә кадәр дәвам итте, икенчесе 15 августтан 24 августка кадәр барачак.
"Мәк" операциясе Россия күләмендә үткәрелә. Аны уздыруда хокук саклау органнары зур көч куя.
Операциянең максаты - мәк, киндер һәм башка шуның ише, составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрнең законсыз үстерелүен ачыклау һәм бетерү, шулай ук үсемлекләрдән торган наркотикларны законсыз транспортлау каналларын ябу.
-Операциянең беренче этабы барышында барлык торак пунктларда булып, рейдлар барышында ташландык объектларны, торакларны, складларны карадык, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов. - Район үзәгендәге ике даруханәдә дә булдык, аларда составында наркотик матдәләре булган дару препаратларының әйләнешен тикшердек. Операция барышында ЮХИДИ да актив эшләде, 32 транспорт чарасын тикшерделәр.
Хокук сакчылары бу өлкәдә җитди кимчелекләр тапмаган. Шулай да тынычланырга ярамый, мәк яки составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләр бездә дә үсәргә мөмкин. Үткән ел операция барышында берничә шәхси хуҗалык бакчасында мәк һәм ташландык фермалар тирәсендә кыргый үсүче киндер мәйданнары табылган булган. Гаеплеләргә карата боерык төзелгән, составында наркотик матдәләр булган әлеге үсентеләр тиз арада юк ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев