Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

21 августта – Корбан гаете

Корбан гаете – хаҗ тәмамлануны белдергән Ислам бәйрәме. Ураза тәмамланып 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә.

Корбан гаетенең тарихы ерактан килә. Аллаһ Тәгалә ике пәйгамбәргә зур сынау бирә – Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйльне корбан итүен сорый. Моны алар икесе дә тыныч кабул итә, Ибраһим пәйгамбәр улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, Исмәгыйль пәйгамбәр урынына корбан итү өчен бер сарык җибәрә. Шуның белән ул кешеләрне корбан итүне тыя һәм хайваннарны корбан итәргә тәкъдим итә, кеше каны акмасын, ди. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар ел саен Аллаһ тәгаләгә корбан китерәләр.

Корбан бәйрәме ир кешеләр өчен госел алып, чиста киемнәрен киеп, мәчеткә гает намазы укырга бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир әйтәләр. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң каберлеккә барып якыннарны зиярәт кылу, табын әзерләү, бүләкләр тарату каралган.

Татарстанда Корбан бәйрәме - ял көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X