Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Үсмер чорда бит тиресен ничек тәрбияләргә?

Яшүсмер һәм җитлегү чорында бит тиресенә аеруча зур игътибар кирәк. Хәзер аның өчен өчен күп төрле мөмкинлекләр бар. Ләкин аларны дөрес куллану зарур. "Туры элемтә"дә косметолог, дермотовенеролог, медицина фәннәре кандидаты Лилия Зәкиева шул хакта сөйләде. 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото: Солтан Исхаков

Лилия Зәкиева әйтүенчә, үсмер чорда кеше организмында тукымалар табигый рәвештә яңара.

- Үсмер чорда яшүсмерләрнең бит тиресендә регенерация функциясе яхшы эшли башлый, шуңа күрә ул яшьтә, гадәттә, бит тиресе майлы була. Бу очракта махсус косметик чаралар кулланырга һәм май бизләре эшчәнлеген киметергә кирәк. Аның өчен ретинол, антибиотик кремнар куллану отышлы булачак. 

Бу чорда бит тиресенең төзелеше горманаль фон белән дә нык бәйләнгән. Кайбер кызларда унбер яшь тулганчы ук күрем килә башлый, ә кайсыларында ундүрт яшьтән соң да күрем тоткарланырга мөмкин. Шуңа күрә тән тиресенә әлеге факторлар тәэсир итмичә кала алмый. 

Тирене яшүсмер чорга күчеш вакытында, гормональ фон үзгәрә башлагач ук карый башларга кирәк.

Тән тирегезнең нинди булуында генетика да зур роль уйный. Әмма бит тиресен дөрес итеп тәрбияләү, һәрвакыт тәртиптә тоту уңай йогынты ясый. Шуңа күрә, яшь вакытта һәрдаим косметологларда тикшерү узырга кирәк, шул вакытта бит тиресе сезгә рәхмәт кенә әйтер.

Өй шартларында табиб белән киңәшләшмичә, тән тиресен тәрбияләргә кирәкми. Косметолог сезне махсус косметик чаралар сатып алырга, тәнегезне дөрес тәрбияләргә өйрәтәчәк, - диде ул.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/smer-chorda-bit-tiresen-nichek-t-rbiyal-rg-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев