Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Елан мунча кермәкче булган?

Безнең Иске Сережкино авылыннан урманга кадәр 7 километрдан артыграк ара бар. Шуңа элек авылда еланнар күренгәне булмады. Быелгы җәйгә кадәр...

Күптән түгел мунчага утын ташып, аны ягып җибәрдем. Эскәмиягә утырып мичнең кызып киткәнен көтәм. Кинәт идән астында нәрсәдер селкенеп алды, ниндидер кара әйбер күренеп китте. “Ах, тагын бакалар ияләшкән инде”,- дим. Шулвакыт идән астыннан метр ярымнан да озынрак елан стена буйлап чыгып башын күтәрде – аннан миңа юнәлде. Якында “кучартка” булганын онытып, мин яшен тизлегендә моннан чыгып ычкындым. Борылып карасам – елан куа килә. Өйгә кайттым, итекләр кидем, көрәк алдым да елан белән “разборкага” киттем. Идәнне сүттем, астын актардым, җирне лом белән тишкәләп чыктым - елан юк.

Берничә көннән авылдашлар Татьяна Егорова ишегалдында бер метрдан артык озынлыктагы еланны сугып үтергәннәр. Кемдер аны тузбаш (уж) булгандыр, диде, мин еланнарны аермыйм – тузбаш булдымы, әллә кара елан (гадюка) шундый зурмы. Ничек кенә булмасын – алар куркыта, ә урамда кешеләр йөри, балалар уйный.

Авылда нинди еланга да урын юк – урамдамы, мунчадамы. Менә хәзер аптыраган - алардан ничек котылырга?

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев