2нче август көнне Чирмешәндә ут булмаска мөмкин
Бөгелмә электр челтәрләренең Чирмешәндәге филиалы диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, пәнҗешәмбе көнне, 2нче августта район үзәгендә көндезге 1дән кичке 5кә кадәр электр утын сүндерү ихтималы бар.
Бу электр линияләренә ремонт ясау белән бәйле. Совет, Беренче Май, Нагорная, Макаринская һәм тагын башка кайбер урам берничә сәгатькә утсыз калырга мөмкин. Бу хакта тулырак мәгълүматны 2нче августта белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев