Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Ел класс җитәкчесе” бәйгесендә иң яшь катнашучы җиңде

Кадет мәктәп-интернаты укытучысы Софья Нерсесова "Кеше тәрбияләү" республика конкурсының муниципаль этабында "Класс җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды. Аңа зона бәйгесендә район данын якларга туры киләчәк. Бәйгенең беренче этабында район мәктәпләреннән 22 класс җитәкчесенең конкурска килгән материаллары каралган. Конкурсантлар таныш булмаган сыйныфта тәрбия сәгатьләре үткәргәннәр. Финалга чыккан алты кеше җюри игътибарына үзләре,...

Кадет мәктәп-интернаты укытучысы Софья Нерсесова "Кеше тәрбияләү" республика конкурсының муниципаль этабында "Класс җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды. Аңа зона бәйгесендә район данын якларга туры киләчәк.


Бәйгенең беренче этабында район мәктәпләреннән 22 класс җитәкчесенең конкурска килгән материаллары каралган.

Конкурсантлар таныш булмаган сыйныфта тәрбия сәгатьләре үткәргәннәр. Финалга чыккан алты кеше җюри игътибарына үзләре, укытучы һөнәре турында презентация тәкъдим иткәннәр.

-Софья, яшь булуына карамастан, аның педагогик стажы ике елга да тулмый, үзен яхшы яктан гына күрсәтте, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйләгөл Мөксинова. -Ул үткәргән класс сәгате безгә аеруча ошады. Таныш булмаган шартларда яшь укытучы югалып калмады, укучылар белән уртак тел тапты һәм темага карата аларда кызыксыну уята алды.

Софья бәйгедә катнашучылар арасында иң яше. 1нче Чирмешән мәктәбен тәмамлаган кыз Әлмәт музыка көллиятенә укырга керә. Диплом алган яшь белгеч, районга эшкә кайта һәм кадет мәктәп-интернатында музыка һәм сәнгать дәресләрен укыта башлый. Быел ул 9нчы классның класс җитәкчесе дә. Бүген читтән торып педагогика институтында белем ала.

-Мин балаларны бик яратам. Укытучы һөнәрен гомерлеккә сайлаган эшем дип саныйм, - ди яшь педагог. -Бу бәйгедә җиңү яулармын дип һич уйламаган идем. Тәҗрибәле, үз эшләренең осталары белән беррәттән чыгыш ясау җиңел булмады.

Конкурста Күтәмә мәктәбеннән Людмила Серендеева икенче урынны алды. Әккәрәйдән Светлана Еферова һәм Ивашкинодан Наталья Яманова өченче урынны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined класс