Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән районында чыгарылыш балы узды

Быел мәктәпне тәмамлаган 109 чыгарылыш сыйныф укучысын зур бәйрәм ясап олы тормыш юлына озаттылар. Район мәдәният йортында чыгарылыш балы узды.

Быел мәктәпне тәмамлаган 109 чыгарылыш сыйныф укучысын зур бәйрәм ясап олы тормыш юлына озаттылар. Район мәдәният йортында чыгарылыш балы узды.

Шатлыклы да, моңсу да бу бәйрәмне укучыларның күңелендә матур хатирәләр калдырырлык итеп оештырганнар. Аларны мәдәният йорты каршында ата-аналары һәм укытучылары каршы алды. 14 урта мәктәптән җыелган егетләр һәм кызлар бер гаилә булып берләштеләр һәм киләчәккә теләкләрен теләп, һава шарларын күккә очырдылар.

Һәр мәктәпнең чыгарылышы үзенчәлекле һәм укытучылары өчен якын һәм кадерле. Бүген алар соңгы тапкыр шундый масштабта җыелдылар, алда аларны олы тормыш, зур сынаулар көтә.

-Сез барыгыз да бик матурлар, алдагы тормышыгыз да шундый булсын, һөнәр сайлаганда ялгышмагыз, үзегезгә якын юнәлешне сайлап, ышанычлы адымнар белән атлагыз, - диде чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов. – Һөнәр алып районыбызга әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.

Районыбызның 16 чыгарылыш сыйныф укучысы “Укудагы аерым уңышлары өчен” алтын медальләренә ия булдылар. Бу укучылар яхшы билгеләргә генә укыганнар һәм моны рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыеп та раслаганнар.

Монда Иске Кади урта мәктәбе аерылып тора. 7 чыгарылыш сыйныф укучысының дүртесе (Шамил Вәгыйзов, Равиль Илалиев, Нәзилә Мөхтәсимова, Адилә Нурмөхәммәтова) шундый дәрәҗәле бүләккә, медальгә ия булды.

-Мин мондый бүләккә бик шат, тырышлыгым бушка китмәде, укытучыларыма да рәхмәт, - ди Равиль Илалиев. – Рус теле, математика, географиядән дә имтиханнарны югары балларга тапшырдым. География фәненә мәхәббәтем гидрометеоролог булу теләге уятты, Казан федераль университетына шул белгечлеккә укырга керергә телим.

Укучылар - 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Евгения Гераева, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Анастасия Малыгина, Чирмешән лицееннан Алсу Сәлахова, Мәдинә Мөхәммәтшина, Бәркәтә мәктәбеннән Айсылу Гыймранова, Ленар Сөләйманов, Күтәмә мәктәбеннән Кирилл Миронов һәм Любовь Уляшкина, Лашман мәктәбеннән Зөһрә Сафиуллина, Иске Үтәмештән Сөембикә Вәлиуллина, Ульяновка мәктәбеннән Гөлгенә Миннакова һәм Варвара Тимирясоваларга да алтын медальләрне Габдерәшит Мөдәрис улы тапшырды.

Бәйрәмдә бердәм дәүләт имтиханнарын 80 һәм аннан да югарырак балларга тапшырган егет һәм кызларны да сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр, бүләкләделәр.

-Кечкенәбезне олы тормыш юлына озатабыз, бу сагыш та, куаныч та. Кызыбыз Диана рус телен 94 баллга тапшырды, - ди Диананың әнисе Фәнүзә Сәгыйрова. – Имтиханнар артта калды, инде уку йортына керү мәшәкатьләре белән йөрибез, Диана икътисад, финанс юнәлешен сайларга тели.

фото: автор

Чирмешән районында 2021 ел чыгарылыш укучылары белән хушлаштылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X