Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе - "Татарстанның 100 легендар бренды" җиңүчесе

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында җиңүче дип танылды.

Казанда узган тантаналы чарада мәктәп директорын Наталья Иляеваны Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова тәбрикләде һәм әлеге исемне раслаучы Диплом тапшырды.

Балалар сәнгать мәктәбе узган елны үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп узды. Мәктәпнең кызыгырлык үткәне, уңышлы бүгенгесе һәм матур киләчәге бар. Укучыларына киң офыклар ачу, һөнәри яктан камилләшү өчен биредә яңа проектлар тормышка ашырыла. Күп еллар сәләтле балаларның иҗаты буенча программалар эшли: конкурс, фестиваль олимпиада, күргәзмәләрдә еш катнашалар.

«Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проекты 2019 елда старт алды. Тавыш бирү ике этапта узды: 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр (республика брендлары), 2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр (районнар). Беренче этап нәтиҗәләре буенча республика этабында җиңүчеләр – 16 тармак буенча 57 легендар бренд сайлап алынды. Икенче этап нәтиҗәләре буенча район этабында җиңүчеләр – республиканың 43 муниципаль районыннан 43 легендар бренд.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X